16+

Бердыев Фергюнсоннан ким түгел

Узган ел ахырында «Рубин»ның баш остазы Корбан Бердыевка клубта вице-президентлык вазифасыннан баш тартырга туры килсә дә, тренерлык кәнәфиен саклап кала алды. Шул рәвешле, ул заман футболының «озын гомерле» тренерлар сәхифәсендәге урынын тагын да ныгытты. Быелның июнь аенда Корбан Беки улының «Рубин»ны җитәкли башлавына 12 ел тула. Тренерларның еш алмашынуы гадәти...

Бердыев Фергюнсоннан ким түгел

Узган ел ахырында «Рубин»ның баш остазы Корбан Бердыевка клубта вице-президентлык вазифасыннан баш тартырга туры килсә дә, тренерлык кәнәфиен саклап кала алды. Шул рәвешле, ул заман футболының «озын гомерле» тренерлар сәхифәсендәге урынын тагын да ныгытты. Быелның июнь аенда Корбан Беки улының «Рубин»ны җитәкли башлавына 12 ел тула. Тренерларның еш алмашынуы гадәти...

Казан клубына килүенең икенче елында ук Бердыев «Рубин»ны Премьер-лигага чыгаруга иреште. Дебют сезонында чемпионатның бронза медальләрен яулаган «Рубин» берничә ел эчендә илнең топ-командалары арасына керде. 2007, 2008 елларда рәттән ике тапкыр ил чемпионатында җиңеп, лидерлык позицияләрен ныгытты. Корбан Бердыев һәм «Рубин»ны чын мәгънәсендә дөнья аренасында таныткан вакыйга 2009 елда «Камп Ноу»да «Барселона»ны җиңү булды. Бердыевны юкка гына әлеге тарихи җиңүнең баш конструкторы дип атамыйлардыр. Озак еллар дәвамында клубта иң дәрәҗәле, хәтта кагылгысыз шәхескә әйләнгән Бердыев өстендә узган ел ахырында болытлар куерып алса да, остаз Казан клубы белән хезмәттәшлеген саклап кала алды.
Дөнья футболы практикасында бер клубны дистә елдан артык җитәкләгән футбол тренерлары Бердыев белән генә чикләнми, билгеле. Араларында ике дистә еллап, аннан да озаграк остазлык иткәннәре бар.
Заманыбызның иң уңышлы тренерларының берсе, Франция остазы Арсен Венгер Лондон «Арсенал»ында инде 1996 елдан бирле. Шушы вакыт эчендә ул Англия премьер-лигасы легендасына әйләнде. Венгер әлеге команда белән иң озак эшләүче тренер буларак рекорд та куйды. «Арсенал»ны өч тапкыр ил чемпионы иткән остаз XXI гасыр башында дөньяның иң яхшы тренеры дип табылды. Тик менә соңгы елларда команданың теге яки бу турнирда уңышка ирешә алганы юк. «Арсенал» Венгер җитәкчелегендә ахыргы титулын җиде ел ярым элек яулаган булган.
Англия чемпионаты лидерларының берсе «Манчестер Юнайтед»ны исә Алекс Фергюнсоннан башка күзаллап та булмый. Әлеге клубны 1986 елдан бирле җитәкләүче остаз Британия футболында иң зур титуллы тренер дип санала. Сэр Фергюнсон дөнья футболы тарихындагы иң бөек тренерларның берсе.
«Манчестер Юнайтед»та, гомумән, тренерларны перчатка урынына алмаштырып торуны файдалы гамәл дип санамыйлар. Соңгы 67 елда клубны бары 8 тренер җитәкләве шуның ачык дәлиле. Чагыштыру өчен, Мәскәү «Спартак»ында соңгы дистә елда шулкадәр үк тренер алмашынган.
Фергюнсонга кадәр «МЮ»ны җитәкләгән Мэтт Басби 24 ел үз вазифасын башкарган булса, сэр Алекс аны да уздырды. 26 ел остазлык итү дәверендә ул команда белән 12 тапкыр Англия чемпионатында җиңде, ике тапкыр Чемпионнар лигасын буйсындырды.
Төньяк Ирландия чемпионаты тарихында иң уңышлы тренерларның берсе булып саналган Ронни Макфолл да «Портадаун»ны чирек гасырдан артык җитәкли. Шул вакыт эчендә ул биш тапкыр илнең иң яхшы тренеры булып таныла, клуб белән төрле дәрәҗәдәге 20 трофей яулауга ирешә. Дөрес, соңгы елларда «Портадаун» зур уңышлары белән сөендерә алмый. Инде менә 10 ел команданың чемпионлык исемен кайтару буенча көрәше нәтиҗәсез тәмамлана. Шуңа да карамастан, Макфолл үз постында кала бирә.

Бер болганмый су да тынмый
«Рубин»да булган проблемалар хәл ителде. Команданың төп бурычы - ниндидер җәнҗалларга эләгү түгел, ә спортта казанышларга ирешү. Алга таба иҗади эш алып барылыр дип ышанам». Күптән түгел республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда, «Рубин»га бәйле вазгыятьне шәрехләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдергән иде.
Соңгы араларда Казан клубыннан килеп ирешкән хәбәрләр, чыннан да, «Рубин»да хәлләрнең тотрыклана башлавына ишарәли. Бу атнада клубның вице-президенты Камил Исхаковның үз вазифасына керешүе моңа тагын бер дәлил. Исхаковка әлеге пост узган елның соңгы көннәрендә «Рубин»ның Попечительләр советы утырышында тәкъдим ителгән иде. Беркадәр уйлаганнан соң, ул кайчандыр үз канаты астында булган клубта яңа вазифа башкарырга ризалыгын бирде.
«Рубин»нан качып китеп, агентлык түләүләре белән бәйле шау-шу тудырган төрек уенчысы Гекхан Тереның да бу көннәрдә Испаниядә җыеннарда булган командага кушылуы турындагы хәбәрләр килеп иреште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading