Хоккей буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов кайчандыр ЦСКАда үзе йөрткән һәм моңарчы кагылгысыз саналган 2 нче номердан баш тартырга әзер. Легендар хоккейчы психологик яктан авыр булган бу адымга үз теләге белән бармый, билгеле. Аны моңа клубтагы бүгенге вазгыять мәҗбүр итә. Советлар Союзы чорында иң дәрәҗәле хоккей клубы саналган...
Сергей Макаров йөрткән 24 нче, Вячеслав Фетисов йөрткән 2 нче, Валерий Харламовныкы булган 17 нче, Владислав Третьякныкы булган 20 нче номерларга бу клубта хөрмәт йөзеннән үзенә күрә табу салынган иде. Әлеге номерлар кагылгысыз дип игълан ителде һәм клубтагы башка уенчыларга моңа кадәр бирелмәде. Әмма ЦСКА бу сезонда командага килгән фин уенчысы Микко Мяенпяга Сергей Макаров номерын бирергә карар итте (дөрес, фин уенчысы инде китеп тә барды). Вячеслав Фетисов мондый башбаштаклык бары Россиядә генә була ала, дип саный. «НХЛда традицияләргә бик сак карыйлар. Традицияләрне хоккейны бизнес буларак уңышлы үстерүнең нигезе дип исәплиләр», - ди ул. Фетисов протест йөзеннән үзенең 2 нче номерына да ябышып ятмавын белдерә. «Минем номерны да кагылгысыз дигән статустан мәхрүм итсеннәр, кемгә дә булса таксыннар. Тик онытмасыннар: номер тагу гына җитми, аның белән минем кебек уйнап та күрсәтсеннәр», - ди легендар шәхес.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар