16+

Без үттек – сезне көтәбез

29 гыйнварда «Ак Барс» кунакта «Витязь» командасыннан өстен чыкты (4:2). Шулай итеп, КХЛда даими чемпионатның соңгы аена кереп барабыз «Ак Барс» 12нче сезон рәттән лиганың плей-­оффында катнашачак. Димәк, дүртенче тапкыр Гагарин кубогын яулар өчен беренче адым ясалды дигән сүз.

Без үттек – сезне көтәбез

29 гыйнварда «Ак Барс» кунакта «Витязь» командасыннан өстен чыкты (4:2). Шулай итеп, КХЛда даими чемпионатның соңгы аена кереп барабыз «Ак Барс» 12нче сезон рәттән лиганың плей-­оффында катнашачак. Димәк, дүртенче тапкыр Гагарин кубогын яулар өчен беренче адым ясалды дигән сүз.

Таблицага карасак

КХЛда даими чемпионатны төгәлләргә унлап кына уен калып бара. 1 февральдә «Ак Барс» шул дистәне ваклый башлаячак – бу көнне Казанга плей-оффка чыгу мөмкинлеген югалту дәрәҗәсендә торган Риганың «Динамо» командасы килә.

Хоккейдан ерак булмаганнар яхшы белә: даими чемпионатның соңгы ае башлану белән, КХЛ турнир таблицасында көн саен диярлек үзгәрешләр булып тора. Берәүләре плей-оффта катнашу хокукын яуласа, икенчеләре әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындыра. «Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә беренчеләрдән булып плей-оффта катнашу хокукын яулады инде. Аннан соң кирәк кадәр очконы «Авангард» та җыйды.

Көндәш сайлар чак түгел

«Ак Барс» даими чемпионатка 27 февральдә нокта куя.
– Таблицага карамыйбыз. Һәр уенда җиңәргә телибез. Әмма даими чемпионатны отуны максат итмибез, – дигән баш тренер Дмитрий Квартальнов.

Көндәш сайламыйбыз, көндәш безне сайласын дигән сүз инде бу. «Ак Барс» өчен чынбарлык шулайрак. Соңгы 10 матчта рәттән оттырмаган очракта, команда инде Көнчыгыш конференциядә 2нче урыннан да түбән төшмәячәк. Димәк, плей-оффның беренче раундында 7 яисә 8нче урында урнашкан команда белән очрашачакбыз. Ә анда – «Металлург», «Салават Юлаев» кебек командалар. Кайсын сайларга белмәссең.

«Нефтехимик»ны онытмыйк

Көнчыгыш конференциядә әлеге 8 команда арасына эләгә алмау ихтималы зур булган беренче (бәлки бердәнбердер!) команда – «Куньлунь». Аның урынын «Адмирал» яисә «Нефтехимик» алырга мөмкин. Без, әлбәттә, Түбән Кама командасын көтәбез.

Плей-офф иртәгә башланса

«Ак Барс» – «Металлург»
«Авангард» – «Куньлунь»
«Барыс» – «Салават Юлаев»
«Автомобилист» – «Сибирь».
*(30 гыйнвар иртәсенә булган мәгълүмат)

Сүз дә юк, команданың хәле шәпләрдән түгел. Шушы көннәрдә капитаны белән булган хәл дә кәефкә тәэсир итми калмагандыр. Ишетмәгәннәр өчен сөйлик: Түбән Камада машинасы белән кагыйдәләр бозып йөргән һәм һәлакәт урыныннан качып киткән хоккейчы Степан Захарчук белән «Нефтехимик» килешүне өзде. Ничек кенә булмасын, «Неф­техимик»та өметләрне өзмиләр. Шушы көннәрдә клуб директоры Игорь Ларионовның «Спорт-экспресс» басмасында кызыклы гына фикере дөнья күрде.
– Безнең команда әле яшь. Ике-өч елдан яхшы нәтиҗә көтәбез. Быел барлык көчне плей-оффка эләгү өчен эшкә җигәбез, – дигән ул.

Эмильне көтәбез

«Нефтехимик» димәктән, соңгы уеннарының берсендә Омскида «Авангард»ка оттыр­ды ул (2:3). Көндәшләр капкасын Эмиль Гарипов саклады.

Сезон уртасында Казаннан Омскига күченгән Эмиль «Авангард» өчен 6 матчта бозга чыгарга өлгерде инде. Инде чират «Ак Барс»ка җитеп килә: 11 февральдә – Омскида, 18е кичендә Казанда «Ак Барс» – «Авангард» каршылыгы көтелә.

Җыелмага – юллама

Эмиль киткәннән соң, «Ак Барс»та үзен тагын да ышанычлырак хис итә башлаган капкачы Тимур Билялов янә ил җыелмасына чакыру алды. Бу юлы Европа хоккей турының Швеция этабында катнашу өчен. Россия җыелмасына Тимурдан тыш сакчы Никита Лямкин белән һөҗүмчеләр Артём Галимов һәм Дмитрий Воронков та чакырылган.
Хәер, безне Европа уеннарыннан бигрәк КХЛдагы плей-офф ныграк кызыксындыра. Инде ерак калмады. «Ак Барс»ның анда иң беренчеләрдән булып үтүе – сөенеч. Кем әйтмешли, без – шунда, инде сезне дә көтәбез.

Россия җыелмасының уеннары

6 февраль
19:30. Россия − Финляндия.
8 февраль
18:15. Швеция − Россия.
9 февраль 14:15
Россия − Чехия.

 

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading