Шәһри Казан

БЕЗНЕҢ УРАМНЫКЫ БУЛМАГАН БӘЙРӘМ, яки Европа чемпионатыннан соң уйланулар

Миллионлаган тамашачыны өч атна дәвамында телевизор экраннары каршында утырткан, стадионнарга, спорт-барларга җыйган зур футбол бәйрәме - Европа чемпионаты тәмам. Чемпионатның быелгысы да, моннан нәкъ дүрт ел элек узганы кебек, Испания җыелма командасының җиңүе белән тәмамланды. Соңгы елларда дөнья аренасында аерым клублары дәрәҗәсендә дә, җыелма команда дәрәҗәсендә дә беренчелекне бирмәгән Испания...

Ә бит 2008 елгы Европа, 2010 елгы дөнья чемпионатларыннан аермалы буларак, бу юлы испанлыларны матур, ачык футбол күрсәтмәүдә, туп кертү өчен уңайлы моментлар тудырмауда гаепләүләр дә җитәрлек булды. Ә Дель Боске шәкертләре әкрен генә үзләренә кирәкле нәтиҗәгә ирешеп барды, һәм финалда итальяннарны тар-мар итеп, тәнкыйтьчеләрне үз урыннарына утыртты. Футбол сөючеләр кайсы команда тарафдарлары булуларына карамастан, Испания командасының бүгенге көндә планетаның иң көчле командасы булуын танырга мәҗбүр. Хәзер «кызыл фурия» дигәндә, сүзнең кем турында баруын сабыйлар да аңлый башлады бугай инде.
Бу тәхәллүснең испан футболчыларына ябышуының тарихы кызыклы. 1920 елда Бельгиянең Антверпен шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары уза. Испания җыелмасы әлеге Олимпиаданың футбол турнирында катнаша. Шул вакытта аны «Испания фурия»се дип йөртә башлыйлар да инде. Фурия борынгы римлыларда үч Алласын аңлата. Испанлыларның төп максаты Олимпиадада җиңеп, футболда гына түгел, дөньяда да Испаниянең империя чорындагы куәтен һәм бөеклеген раслау була. Ул вакытта уенчылар кызыл формадан булганга, «Испания фуриясе» «кызыл фурия»гә әйләнә.
Испаннарны бик яратсак һәм хөрмәт итсәк тә, кызганыч, бу безнең урамдагы бәйрәм түгел шул. Ә бит Россия җыелма командасына 2012 елгы Европа чемпионатында зур өметләр баглады. Өстәвенә безнең А төркемендәге көндәшләр дә алай ук куркыныч түгел иде. Әллә язмыш, әллә ялгыш: Россия командасы, испаннардан аермалы буларак, моннан дүрт ел элек ирешкән уңышын кабатлый алмады. 2008 елда Гус Хиддинк җитәкчелегендәге командабыз Европадан бронза алып кайткан булса, бу юлы үз төркемебездән дә чыга алмадык. Ә бит, имеш-мимешләргә караганда, россиялеләрнең баш тренеры Дик Адвокат Европа беренчелегендә катнашучы тренерлар арасында иң зур хезмәт хакы алучы булып чыкты.
Дөресен әйткәндә, бу чемпионат Россия җанатарларына безнекеләрнең беренче уенда Чехия җыелмасын зур исәп белән отуын исәпкә алмаганда, бернинди уңай эмоцияләр бирмәде. Аның каравы, ул Россия фанатларының Польша урамнарындагы тәртипсезлекләре, безнең уенчылар белән хакыйкать эзләүче җанатарлар арасындагы күңелсез сөйләшүләр, төркем этабы тәмамлануга ук, Россия футбол берлеге президентының отставкага китүе белән тарихка кереп калачак. Ә кыйммәтле баш тренер Дик Адвокатның әле май аенда ук килешүе озайтылмаячагы мәгълүм иде инде. Китәргә җыенган тренерның Россия командасы белән уңышлы чыгыш ясавы бер яктан караганда бик икеле иде.
Уңышсызлыкка тарыган җыелма командабыз белән бу көннәрдә бары ялкаулар гына «авыз чайкамыйдыр». Зур акчалар белән бозылган чит ил тренерын да, уенчыларны да, постка килүгә, 2018 елда дөнья чемпионы булабыз дип шапырынган РФС президенты Сергей Фурсенконы да гаепләделәр.
Стажлы җанатар, танылган актер Михаил Ефремов интервьюларының берсендә, иле нинди, футболчылары да шундый, дигән иде. Эмоцияләргә бирелеп әйтелгән бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Россия футболы тирәсендә зур акчалар әйләнә. Алар дәвамчылар әзерләүгә түгел, читтән кыйммәтле уенчылар һәм тренерлар сатып алуга тотыла. Ә шул ук вакытта төп җыелма командада ил данын якларга сәләтле үз уенчыларыбызның бер составын гына туплау да кыенлык белән бара. ЦСКА футбол клубының баш остазы Леонид Слуцкий, безнең футболның Европа, дөнья күләмендәге уңышсызлыклары уенчыларыбызның дөнья футболына интеграцияләнмәвеннән килә, дип саный. Үз казаныбызда гына кайный алабыз, Европаның иң дәрәҗәле футбол лигаларына эләккән Россия футболчылары төп составта ныгый алмый, кире әйләнеп кайта тора. 2018 елгы мундиальне кабул итәчәк Россиядә футбол буенча җыелма команданың бүгенге хәле генә түгел, киләчәге дә зур борчу уята.
Уңышсызлыкларның сәбәпләрен кайдан гына эзләсәк тә, төп хакыйкать Испания җыелма командасы составында рәттән ике тапкыр Европа чемпионатын откан Давид Сильва сүзләренә салынган, минемчә. «Һәрвакыт титул яулап торасы килә, ул туйдырмый. Баш өстенә чемпионнар кубогын күтәргәндәге эмоцияләрне бернәрсә дә алмаштыра алмый. Шәхси мотивациягә килгәндә, уенчыга һәрдаим җыелма команда составына эләгергә лаеклы икәнен расларга кирәк. Испан футболчыларының һәр яңа буыны элеккеләреннән сәләтлерәк. Әгәр үзеңә таләпне киметәсең икән, үсештән дә тукталасың. Ул вакытта синең урынны сәләтле башка уенчы шунда ук алачак. Шуңа күрә һәрвакыт тулы көчеңә уйнарга кирәк дип саныйм, ә ул, үз чиратында, уңыш яуларга ярдәм итә».
Россия футболының дөнья аренасында гына түгел, ил эчендә конкурентлыгын күтәрү өчен дә тырышырга кирәк әле бүген. Моңа бары дөрес дәүләт сәясәте булганда гына ирешеп булачак. Россия футбол берлеге президентын, ил җыелма командасының яңа баш тренерын билгеләгәндә зирәк сәясәт өстенлек итсен иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: