16+

Безнекеләр дөньядагы иң яхшы спортчылар исемлегендә

Россиянең өченче спорт башкаласы Казанда Дөнья чемпионатлары һәм Кубоклары ярышлары бер-берсен алыштырып кына тора - әле берсе төгәлләнеп бетәргә өлгерми, икенчесе башлана.

Сентябрьнең өчесеннән сигезенә кадәр Казанның Сыртланов урамында урнашкан Гимнастика үзәгендә Нәфис гимнастика буенча дөнья кубогы финалы узачак. Анда дөньяның 27 иленнән 130 спортчы катнашачак.
Дөнья кубогында Россия исеменнән атказанган спорт мастеры, Европа һәм дөнья абсолют чемпионы Яна Кудрявцева һәм ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, 2013 елгы Универсиадада дүрт тапкыр җиңү яулаган Маргарита Мамун чыгыш ясаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дөнья кубогында бер илдән бары тик бер генә спортчы катнашырга тиеш. Ике спортчы катнаштыру хокукына бары тик дөнья беренчелегенең Топ-40ына берничә спортчысы кергән илләр генә ия. Россия исә шундыйлардан.
Дөнья кубогы кысаларында Казанда 16 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында халыкара турнир да узачак. Анда ун спортчы катнашачак. Алар арасында Татарстаннан 2014 елгы Россия чемпионаты көмеш призеры Лиана Семенова да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading