16+

Безнекеләр җиңелде

Кичә Англия башкаласы Лондонда баручы Олимпия уеннары кысасында волейбол буенча Россия - Бразилия җыелма командалары очрашты. Исәп бразилиялеләр файдасына - 3:0 белән тәмамланды.

Безнекеләр җиңелде

Кичә Англия башкаласы Лондонда баручы Олимпия уеннары кысасында волейбол буенча Россия - Бразилия җыелма командалары очрашты. Исәп бразилиялеләр файдасына - 3:0 белән тәмамланды.

Россия җыелма командасының бразилиялеләргә коры исәп белән җиңелүе барлык спорт сөючеләр өчен дә көтелмәгән хәл. Чөнки беренчедән, моннан алда гына алар Германия җыелма командасын үзләре үк 3:0 исәбе белән отканнар иде. Икенчедән, халыкара экспертлар санавынча да, Россия һәм Бразилия җыелмалары Олимпия уеннарында волейбол буенча төп фаворитлар булырга тиеш.
Россиялеләр өчен иң авыры беренче сет булды һәм ул, 21:25 исәбе белән, бразилиялеләр файдасына тәмамланды. Монда судьяны яки башка факторларны да гаепләп булмый. Безнең уенчылар яхшы уен күрсәтә алмадылар, бу бигрәк тә каршы як команданың һөҗүмнәрен кире кайтара алмауда чагыла. Икенче сетта безнекеләр башта үзләрен ышанычлы тойсалар да, уен уртасына һәм ахырга таба бразилиялеләр ягыннан очкан туплардан саклана алмадылар. Әле моннан тыш, ватандашларыбыз тупны каршы якка чыгара алмыйча да җәфаландылар. Исәп - 22:21. Соңгы сетта безнекеләр нинди генә комбинацияләр уйлап чыгарырга тырышсалар да, берни килеп чыкмады. Исәп кабат бразилиялеләр файдасына - 25:23.
Безнекеләрдән Дмитрий Мусэрский яхшы уен күрсәтте, аның исәбендә 13 очко. Шулай итеп, Россия җыелма командасы әлегә «Б» группасында өченче урында бара. 2 август көнне ул Тунис җыелма командасы белән очрашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading