Шәһри Казан

Безнекеләр сынатмады

Казан суыклары җигүле этләрдә узышучыларны куркыта алмады. Узган ял көннәрендә башкалада «Идел Квест-2014» узышының финишына багышланган спорт бәйрәме үтте.

Суыкларга карамастан, Казансу ярындагы бүләкләү тантанасын күзләргә шактый тамашачы җыелган иде. Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы, эскимос, чукча, рус халык киемнәрендәге артистлар сәламләде.
26 гыйнварда Тольяттида старт алган узыш Тольятти-Ульяновск-Казан маршруты буйлап үтте. Анда Россиядән - алты, Германиядән бер команда катнашты. Нәтиҗәдә, Сильвия Футваенглер узышның җиңүчесе булды. Россиялеләр 2-7 нче урыннар яулады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: