Шәһри Казан

Безнекеләр сынатмый

Волейбол. «Динамо-Казан» кызлары Чемпионнар лигасы плей-оффының беренче матчында Мәскәүдә җиңүгә ирештеләр. Исәп - 3:1. Жирәбә салу нәтиҗәсендә язмыш плей-оффның беренче раундында Россиянең иң көчле ике командасын «чәкештерде». Әмма уен мәйданы хуҗаларына уен ахырында гына бер җиңү эләгеп калды. Уен мәйданында иң нәтиҗәле уенчы «Динамо-Казан»нан Екатерина Гамова булды. Аның 28 очкосы...

Реклама

Волейбол. «Динамо-Казан» кызлары Чемпионнар лигасы плей-оффының беренче матчында Мәскәүдә җиңүгә ирештеләр. Исәп - 3:1. Жирәбә салу нәтиҗәсендә язмыш плей-оффның беренче раундында Россиянең иң көчле ике командасын «чәкештерде». Әмма уен мәйданы хуҗаларына уен ахырында гына бер җиңү эләгеп калды. Уен мәйданында иң нәтиҗәле уенчы «Динамо-Казан»нан Екатерина Гамова булды. Аның 28 очкосы бар. Мәскәүлеләр ягыннан иң яхшы уенчы Наталья Обмочаева иде. Аның очколары - 22. 1/8 финалының җавап матчы бер атнадан Казанда көтелә.
* * *
Хатын-кызларыбызга гына түгел, ир-атларыбызга да җиңү юлдаш булды бит әле. Европа волейбол буенча ирләр чемпионнар лигасы «Плей-офф 12» раундының 1 нче матчында «Зенит-Казан» егетләре немецларның «Берлин» клубын җиңүгә ирештеләр. Беренче карашка, «үлчәү авырлыклары» төрле булган көндәшләрнең нинди уен күрсәтәчәкләре караңгы иде. Баштарак казанлылар уңышсызлыкларга очрап кына тордылар. Бәхеткә, соңрак барысы да үз җаена төште. Хәзер исә «Плей-офф 6»га чыгар өчен «Зенит»ка һичшиксез җиңәргә кирәк. Командалар шулай ук бер атнадан җавап уенын Казанда уйнаячак.
Хоккей. А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка»/«Золотая шайба» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының беренче этабына Казанда 20 декабрьдә старт бирелгән иде. Айга якын барган әлеге ярышлар кичә тәмамланды, бүген исә илкүләм ярышларның финал өлеше башлана һәм анда район этапларында җиңүчеләр катнаша.
«Алтын алка» ярышлары 3 яшь категориясе буенча - 2002-2003, 2000-2001 һәм 1998-1999 елгы яшүсмер хоккейчылар арасында уздырыла. Район ярышларында 158 командадан 3160тан артык яшь хоккейчы осталыкта көч сынаша. Финалда һәр яшь төркеменнән үз районнарында җиңүче булган командалар 18-25 гыйнварда очраша. Финалның тантаналы ачылышы бүген «Баско» спорт комплексы бозында булачак. Беренче уенны башкаланың Авиатөзелеш һәм Киров районнары командалары (2000-2001 елда туган үсмерләр) башлап җибәрә.
Шәһәр этабында җиңүчеләрне «Алтын алка»ның республика турнирлары көтә. Әлеге этап 5-8 февральдә Зәй шәһәрендә (2002-2003 елгы үсмерләрдән торган командалар арасында), 12-15 февральдә - Чистайда (1998-1999 елгылар) һәм 19-22 февральдә Азнакайда (2000-2001 елда туган спортчылар) узачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: