16+

Бүген Чемпионатны Филүс Каһиров белән Айгөл Хәйри башлап җибәрәчәк

Бүген Казанда бөтен дөнья халкын «аһ» итәрлек вакыйга - Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлана. Кемдер инде өченчекөн узган ачылу тантанасының репетициясен тамаша кылырга өлгерде. Андыйларның телләрендә бер генә сүз - «Искиткеч»! Тамашада Татарстаннан шактый артист катнаша. Шуларның берсе - Филүс Каһиров. Алар тамашаны Айгөл Хәйри белән башлап җибәрәчәк.

Бүген Чемпионатны Филүс Каһиров белән Айгөл Хәйри башлап җибәрәчәк

Бүген Казанда бөтен дөнья халкын «аһ» итәрлек вакыйга - Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлана. Кемдер инде өченчекөн узган ачылу тантанасының репетициясен тамаша кылырга өлгерде. Андыйларның телләрендә бер генә сүз - «Искиткеч»! Тамашада Татарстаннан шактый артист катнаша. Шуларның берсе - Филүс Каһиров. Алар тамашаны Айгөл Хәйри белән башлап җибәрәчәк.

- Тамашада катнашырга көтмәгәндә генә шалтыратып тәкъдим иттеләр, - диде «ШК»га җырчы Филүс Каһиров. - Бу вакыйганы Татарстанда яшәүче яки шушыннан чыккан артистлар белән башкарып чыгасы иде, диделәр. Миңа бу идеягез ошый, дөрес эшлисез, дидем. Үзебездә дә артистлар җитәрлек бит. Мәскәүгә барып, җырны яздырып та йөрдек. Ничек кенә булса да, шушындый дөньякүләм бәйрәмдә катнашу - бик зур дәрәҗә. Безнең белән эшләүче оештыручыларның масштаблы фикерләве, фантазиясе көчле, киләчәктә концертларымда кулланырдай алымнар да бар. Ачылыш тантанасын икенче августка кадәр тагын җиде тапкыр кабатлап күрсәтәчәкләр. Универсиада ачылышын бер генә тапкыр күрсәтеп, күпләр күрә алмый калган. Шуңа да, тантаналарда, репетицияләрдә бертуктаусыз катнаша-катнаша, каядыр барып, нәрсәдер карарга вакыт булырмы икән? Себердән, чемпионатны карарга, дип, ике туган энекәшем дә килеп җитте. Берәр кая алып бармый булмас инде.

 
Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарының сценарий авторы - Россиянең халык артисты Игорь Крутой. Сүз уңаеннан, Универсиада тантаналарын да ул әзерләгән иде.
 
«Пилигрим» шоуына балет, цирк артистлары, бию коллективлары, синхрон йөзү осталары, вокалистлар - 200ләп кеше җәлеп ителгән. Спектакль күренешләре 5 см дан 3 метр тирәнлеккә хәтле төрле бассейннар каскады тирәсендә барачак. Артистлар ул суга чума да, йөзә дә, шуннан калкып та чыгалар. Тирән бассейнда синхрон йөзү осталарын күрергә мөмкин булачак. Һавада цирк артистлары «очачак», сәхнә исә - балетныкыларда.
 
Казан халкы һәм кунаклар өчен «Пилигрим» тамашасын 26 июль-2 август көннәрендә кабатлап күрсәтәчәкләр. Анда бары тик флаглар чыгару кебек рәсми мизгелләр генә булмаячак. Ачылу тантанасын «Россия 1» каналы туры эфирда күрсәтәчәк.
 
Ә сез барасызмы?
 
Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты:
 
- Барып карарбыз, әмма билет алмадык, булыр әле. Бетсә дә, читтән генә күзәтербез. Универсиада ярышларының да кайсысын карадым, кайсысын юк. Эш буенча китеп торырга да туры килгән иде. Мин тизлеккә һәм синхрон йөзүне карарга яратам. Суга сикерү кебек куркыта торган спорт төрләрен үз итмим. Кечкенә улым футбол уйнарга ярата. Олысы тренажер залына йөри, кечкенә чагында дзюдо белән шөгыльләнде. Кечкенә улым чемпионат вакытында лагерьда булачак, олысы да дуслары белән планнар корып куйган инде. Зөфәр белән икебез дә вакытыбызны бик күңелле уздырабыз.
 
Рамил Гарифҗанов, Арча районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
 
- Универсиада ярышларында катнашып булмаса да, чемпионатны читләтеп узмаячакбыз. Казандагы туганнарым бер ай алдан биеклектән суга сикерү (хай-дайвинг) буенча билетлар алып кайтты. Гаиләбез белән барачакбыз. Яхшы урыннар эләккәндер, дип ышанам. Бөтен дөньяны шаулаткан чарадан Арча халкы да читтә калмас, һәрхәлдә, бездә дә чемпионат турында сөйләшәләр. Бу бит гомергә бер генә килә торган чара. Дусларым арасында да баручылар бар. Якшәмбе көнне хәйрия чарасына (сигез тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк ачылу тантаналарының берсе. - Авт.) районнан күпбалалы гаиләләрдән, ятимнәрдән торган 50 кешелек делегация җибәрәбез.
 
Азат Мөхәммәтҗанов, экспедитор:
 
- Шимбә-якшәмбе ярышларны малай белән карап кайтырга исәп бар. Билетларны алмадык әле, шулай да, «Кәҗә бистәсе» метро станциясенең җир асты кичүеннән үткәндә, кассада билет бәяләрен, кайда нинди урыннар калганын карадым. Сату өлкәсендә эшләгәч, чемпионат аркасында транспорт мәсьәләсендә бераз кыенлыклар да кичерергә туры килде. Юлларда туктаталар, юк-барга бәйләнәләр. Дөрес, Казан өчен бу чемпионат Европа стандартларына күтәрелергә тагын бер мөмкинлек бирде. Суга исем китмәсә дә, мәктәптә волейбол, баскетбол уйнарга, чаңгыда шуарга ярата идем.
 
Гөлнара Исхакова, «ШК» укучысы (Әтнә, Шәкәнәч):
 
- Чемпионат турында күп ишеттек ишетүен, әмма Казанга килеп йөри алмыйбыз шул. Универсиада өчен дә шатландык, монысының да Казанда үтүенә сөенәбез. Универсиаданы телевизордан караган кебек, монысын да шуннан гына тамаша кылырбыз.
 
Марат Минһаҗев, укытучы:
 
- Чемпионат - башкалабыз өчен бик зур тантана. Аның Казанда үткәрелүе безне бик сөендерә, чөнки бу күп кенә илләр белән багланышларыбызны тагы да ныгыта. Мондый чарадан читтә калып булмый, әлбәттә. Шуңа да ярышларга барып кайтырга исәп бар. Бер күрешү - үзе бер гомер, диләр бит.
 
Белеп тор!
 
Кайда? Нәрсә? Ничек?
 
Әйтеп тору да артык, чемпионат - бу елның онытылмас, иң зур вакыйгасы. Ул һәркемнең күңелендә иң матур бәйрәм мизгеле булып калсын өчен Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты матбугат хезмәте ярдәмлек әзерләгән. Баш ватып тормас өчен, гап-гади ун киңәшне колагыгызга киртләп куегыз.
 
Чемпионат инструкциясе: 10 киңәш
 
1. Метро озаграк эшли
24 июльдән 9 августка кадәр Казан метрополитены төнге сәгать 1.00гә кадәр эшләячәк. Күп кенә ярышларның соң тәмамланачагын искә алганда, бу бик уңайлы.
 
2. «Төнге автобус» йөриячәк
24 июльдән 9 августка кадәр һәр көнне 22.00 сәгатьтән 1.00гә кадәр ФИНА паркыннан «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә кадәр махсус автобус йөриячәк.
 
3. Яңа маршрут
Спортның су төрләре сарае янында яңа тукталыш барлыкка килде. 54,74,74 «а» һәм 75 нче автобус маршрутлары әлеге тукталыш аша уза.
 
4. Ярыш билеты белән - транспорт бушлай
Ярыш узасы көнне аңа алган билет белән шәһәр транспортында йөрү бушлай.
 
5. Машинаны калдырырга
Чемпионат көннәрендә казанлыларга шәхси машиналарын калдырып, җәмәгать транспортында йөрергә киңәш итәләр. Машинаны теләсә кайсы түләүле парковкада яки зур сәүдә үзәкләре янындагы парковкаларда калдырырга мөмкин.
 
6. Ярышларга алданрак килергә
Тәртип саклаучылар ярышларга ярты сәгать алдан килергә дип кисәтә. Контроль-пропуск пунктын узу һәм үз урыныңны табып утыру өчен шулкадәр вакыт кирәк булачак, диләр.
 
7. Уңайлы кием
Чемпионатның оештыру комитеты ярышларга уңайлы киемнән килергә, үкчәле туфли һәм кичке күлмәк кимәскә киңәш итә. Соңгылары спорт объектында йөргәндә җайсыз булачак, диләр.
 
8. ФИНА паркына керү бушлай
ФИНА паркында узачак чараларга һәркем бушлай кертеләчәк. Исегезгә төшерик, анда төрле концерт һәм фестивальләр узачак. Әйтик, «Jazz в усадьбе Сандецкого», «Созвездие-Йолдызлык», «Kremlin LIVE», «Музыка веры» кебек чаралар шунда оештырылачак.
 
9. Волонтерлар ярдәмгә ашыга
Чемпионат көннәрендә спорт корылмаларында һәм шәһәрнең туристлар арасында популяр урыннарында волонтерлар эшләячәк. Аларның төп максаты - кунакларга ярдәм итү, кирәк урыннарны күрсәтү.
 
10. Бергә карыйбыз!
Әгәр чемпионат ачылу-ябылу тантаналарына яки ярышларга билет алып өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз! «Казан-Арена» медиафасадында һәркөнне онлайн-трансляцияләр булачак. Чемпионатның иң мавыктыргыч мизгелләрен шунда күрергә мөмкин.
 
 
Чемпионатка - яңа акча
 
Россия Үзәк банкы Казанда Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА чемпионатына багышлап 3 сумлык көмеш тәңкә чыгарды. Тәңкәнең бер ягына - Үзәк банк эмблемасы - канатлары салынган ике башлы бөркет, ә икенче ягына чемпионат логотибы төшерелгән.
 
Барлыгы 5 мең шундый тәңкә чыгарылган. Аны Россиядә һәр җирдә кабул итәргә тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading