16+

Бик кирәкле ярыш. Йолдызлык чиреннән арыну өчен...

Келәмдәге ярышларыбызга килсәк, “утлар” чыгарды көрәшчеләребез. Олимпия системасы белән барган ярышларда әкренләп сафларыбызның сирәкләнә баруы көрәшчеләребез өчен дә, тренерларыбызга да уйланырга җирлек тудырды. "Бик кирәк иде безгә бу ярыш”, - дип куйды көрәшне көне буе тамаша кылган федерация рәисе.

Бик кирәкле ярыш. Йолдызлык чиреннән арыну өчен...

Келәмдәге ярышларыбызга килсәк, “утлар” чыгарды көрәшчеләребез. Олимпия системасы белән барган ярышларда әкренләп сафларыбызның сирәкләнә баруы көрәшчеләребез өчен дә, тренерларыбызга да уйланырга җирлек тудырды. "Бик кирәк иде безгә бу ярыш”, - дип куйды көрәшне көне буе тамаша кылган федерация рәисе.

Һай, зурлап та карадылар инде яшьтине. Яшьти дип, районыбызның танылган, атаклы көрәшчесе Рафис Насыйбуллин турында әйтүем. 65 яшьлеге уңаеннан, быел Балтач Сабан туенда районыбызда төрле авыл хуҗалыгы обьектларын сафка бастыруда күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Районыбызның мактаулы гражданины” дигән иң дәрәҗәле исем бирелде. Инде менә шушы көннәрдә генә аңа башкалабыздан тагын бер бүләк кайтып төште. Монысы инде районыбызда авыл спортын,бигрәк тә татарча көрәшне үстерудәге уңышлары өчен “Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе.

Узган җәйдә капиталь төзекләндерүдән соң аякка баскан “Кариле” спорт комплексы да үзенең беренче чирканчыгын алды.Зур ишекләрен ачып, беренче кунакларын кабул итте. Монысына да баһадир көрәшчебез, көрәшчеләребез арасында “Дәү абый” булып йөрүче Рафис яшьти сәбәпче булды. Аның тарафыннан үз призларына оештырылучы 24 нче мәртәбә оештырылучы 2004 елда һәм аннан сонгы елларда туган яшьләр арасында узучы турнир әздән генә республикакүләм ярыш статусын алмый калды. Ярышларыбызга республикабызда үзенең иң көчле көрәшчеләре белән дан тоткан, төньяк төбәгендә урнашкан 8 районнан, Киров өлкәсеннән, үзебезнең 16 мәктәбеннән 151 көрәшче килеп басты. Монысы да Рафисыбызның заманында нинди дәрәҗәле көрәшче булганың раслаучы бер дәлил булды.

“Ярышларыбызга бу кадәр көрәшченең килүе безнең өчен дә зур шатлык булды. Хөрмәтләп килүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Мин сезнең барыгыздан да матур көрәш көтеп калам”, - дип, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин ветераныбыз күкрәгенә дәрәҗәле билгене тагып куйды. ”Урамыбызда ике отличник булдык”, - дип куйды шулчак татар көрәшенә нигез салган Васыйл Гарифуллинның энесе, көрәшче-тренерыбыз Наил Гарифуллин. Барысына да бай турнир булды бу. Килгән дәрәҗәле кунаклары дисеңме, матур-матур медальләре, кубоклары, күләмле акчалата призлары, үзешчәннәребезнең дәртле биюләре дисеңме - барысы да мулдан булды. Махсус бүләкләргә лаек булган Арбордан Ильяс Шакировның, Шеңшеңәрдән Фидан Батыршинның,Чепьядан Павел Марининнарның шатлыкларыннан сөенгәннәрен күрсәгез сез... "Районыбыз уңышлары өчен бер сөенсәм, үзем келәм тәмен татыган кеше буларак, көрәшчеләребез уңышлары белән аерым горурланам. Сөенеп кайтам мин туган ягыма”, - дип сүзгә кушылып алды олы кунагыбыз Фаяз Шакиров.Чыннан да, горурланырлык уңышларыбыз аз булмады агымдагы елда. Яшьтинең дәвамчысы - 100 ккилограмм авырлыкта Яңгулдан Руслан Рәфыйковның Рәсәй чемпионатында өченче урын яулавы гына да ни тора.

Келәмдәге ярышларыбызга килсәк, “утлар” чыгарды көрәшчеләребез. Олимпия системасы белән барган ярышларда әкренләп сафларыбызның сирәкләнә баруы, билгеле, көрәшчеләребез өчен дә,тренерларыбызга да уйланырга җирлек тудырды. "Бик кирәк иде безгә бу ярыш”, - дип куйды көрәшне көне буе тамаша кылган федерация рәисе Фәнис Шәрипов. Югыйсә, гел бер көндәшләре белән генә бил алышып җиңәргә өйрәнгән яшьләребезнең кайберләрендә “йолдыз” чире барлыкка килә башлады. Күтәрелгән борыннарны да төшерергә туры килде. Шулай итеп, искиткеч үз югарылыгында оештырылган ярышлардан бар да канәгать калды. Инде дәвамылы эшебез таркалмас дигән ышаныч белән, киләсе юбилей ярышларына хәзердән үк әзерләнә башларбыз дигән уйлар белән таралыштык барыбыз да. Хәер Раушан һәм Рәмзил кебек уллары, һәрдаим ярдәм кулы сузучы Хәертдин, Самат, Ильмир, Фәнис кебек дуслары, “Татарстан” җәмгыяте ярдәме булганда бер авырлыксыз узар инде ул турнир да.

Команда беренчелеген алдан ук сөйләшеп куйганча үзебезнең егетләр арасында гына чыгардык .Призлы урыннарны Бөрбаш, Смәел, Нөнәгәр мәктәпләре көрәшчеләре бүлеште. Инде1-4 урыннарны яулаучылар белән танышып үтик.

30 кг.да - Мәүлет Ибәтуллин /Кукмара/, Аяз Фәйзрахманов /Арча/,Ильяс Нәбиев /Смәел/, Эдуард Минхаҗев /Арча/

36 кг.да - Булат Абдрафиев /Лаеш/, Йосыф Ибраһимов /Кукмара/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Ильяс Искәндәров /Арча/.

40 кг.да - Ислам Йосыпов /Чепья/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, Рияз Низамиев /Саба/.

45 кг.да - Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Булат Әхмәдуллин /Саба/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/.

50 кг.да - Рамил Дәүләтшин /Мамадыш/, Ранис Заһидуллин /Биектау/, Артур Григорьев /Чепья/, Фәнзил Кәбиров /Арбор/.

55 кг.да - Алексей Данилов /Кукмара/, Алмаз Шиһабетдинов /Нөнәгәр/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/.

60 кг.да - Артур Иванов /Кукмара/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Сәйдәш Хаҗиев, Фидан Гарифуллин.

65 кг.да - Ранис Зарипов /гимназия/, Әлфис Гыйльметдинов /Арбор/, Рафил Ибраһимов Теләче/, Инсаф Нәбиев /Смәел/.

70 кг.да - Данил Зиннәтуллин /Арча/, Хәсән Әсхадуллин /Малмыж/, Муса Мортазин /Кукмара/, Данис Гайфетдинов.

75 кг.да - Булат Яруллин /Кукмара/, Ранил Нигьмәтҗанов /Биектау/, Юныс Әхмәдиев /Смәел/, Фәнис Гәрәев /Мамадыш/.

80 кг.да - Даниф Моратов /Арча/, Илмир Сафин /Мамадыш/, Алмир Шиһабиев /Теләче/, Радик Рамазанов /Янгул/.

Авыр үлчәүдә - Раниф Сәләхетдинов /Арча/, Рөстәм Газизов /Мамадыш/, Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/, Камил Гарапшин /Норма/.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading