16+

Бик матур көрәш булды...

Бигрәк тә матур булды быелгы турнир. Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә узган татарча көрәш ярышлары турында язуым.

Бик матур көрәш булды...

Бигрәк тә матур булды быелгы турнир. Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә узган татарча көрәш ярышлары турында язуым.

Беренчедән, аның быел соңгы вакытта гына капиталь ремонттан соң сафка баскан “Кариле” спорткомплексында узуы булса, икенчесе, ярышларыбызга һич көтмәгәндә балаларның яраткан язучысы, драматург, шагыйрь Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге буләк иясе Галимҗан Гыйльмановның килеп керүе ярышларыбызга матур бер төсмер бирде дә куйды. Танылган язучыбыз бик күп еллар инде Норма мәктәбе белән хезмәттәшлек итә. Күптәннән килгән дуслык әлегәчә дәвам итә. Раушания Хафизова оештырган балалар театры елның-елында аның әсәрләрен сәхнәләштереп район балаларына зур бүләк ясый. Бу юлы да шул тантанага килгән олы кунагыбыз, театр тамашасын өйләдән соңга күчерттереп, көрәш ярышына ашыккан. Язучыга көрәш ярышларын тамаша кылу бер бәхет булса, балаларга яраткан язучыларын үз күзләре белән күрү тагын да зур бәхет булды. Аның канатланып, көрәшчеләребезгә багышлап сөйләгән шигырьләре, ялкынлы чыгышы көчле алкышларга күмелде. Аннан районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин сүз алып, үткән республика ярышларында призлы урынны яулаган яшь көрәшчеләребезне, аларның остазларын келәмгә чакырды. Келәмгә чыккан 32 кешенең һәрберсенең кулын кысып, үзләренең теләк-фикерләрен җиткереп, берьюлы 3 дәрәҗәле шәхеснең – язучының, район башлыгының, федерация рәисенең котлавы һәм бүләкләве - үзе бер зур тамашага әверелде. Яшь үзешчәннәрнең җырлы-биюле тамашасы да читтә калмады. Менә шундый матур чыгышлардан, котлаулардан соң ничек көрәшмисен инде...
13 мәктәптән килгән 82 көрәшче кичкә кадәр бил алыштылар. Иганәчеләребез дә бик тырышканнар бу юлы. Шәхси эшмәкәр Илшат Шакиров бөтен бүләкләүләрне үз өстенә алган булса, “Тимирязев “ исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов барлык катнашучыларны тәмле ризыклар белән тукландыруны үз өстенә алган. Әйткәнемчә, әле үз бүләкләре белән даими килүчеләребез дә бар. Газетабыз редакторы Вакыйф Зәкиев, мәрхумнең кызы Ландыш, тренерыбыз Алмаз Галиевлар бүләкләре белән призга кермәгән яшь көрәшчеләребезне сөендерделәр. Кыскасы, бик бик мул бүләкле ярыш булды бу. Рәхмәт, аларның барысына да! 
Инде көрәшебезгә килсәк, Аллаһка шөкер, бернинди җәрәхәтләрсез матур гына узып китте ул. Кубоклар өчен көрәш, гадәттәгечә, Норма, Смәел, Борбаш мәктәпләре көрәшчеләре арасында барды. Урыннар да нәкь әле язылганча буленде. 
Инде аерым җиңү яулаучыларыбыз белән танышып узыйк. 
36 кг.да - Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Тимур Гыймадиев/Норма/.
40 кг.да - Кәрим Гарифуллин/Норма/, Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/, Әхәт Әскәров/Арбор/. 
45 кг.да - Ислам Йосыпов/Чепья/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Әнис Газизуллин/Балтач/. 
50 кг.да - Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Денис Кузнецов/Кече Лызи/.
55 кг.да - Газинур Гарипов/Смәел/, Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/, Фәнзил Кәбиров/Арбор/.
60 кг.да - Әлфис Галимов/Бөрбаш/, Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Әмир Миннегалиев/Смәел/.
65 кг.да - Кәрим Хадиев/Балтач/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Айзат Апанов/Салавыч/.
70 кг.да - Артур Муллагалиев/Чепья/, Әмир Гыйльмуллин/гимназия/, Бәхтияр Гарифуллин/Бөрбаш/.
75 кг.да - Рәнис Зарипов/гимназия/, Әмир Хәбибуллин/Норма/, Алмаз Шәрифуллин/Смәел/.
80 кг.да - Юныс Әхмәдиев/Смәел/, Ильяс Шәрипов/Арбор/, Әмир Садыйков/Норма/.
80+ кг.да - Рөстәм Хабибрахманов/Яңгул/,Камил Гәрәпшин/Норма/, Исрафил Могасанов/гимназия/.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading