16+

Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмам. Татарстан бер алтын белән кайта

Казахстанның Астана шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Татарстан көрәшчеләре бу юлы бер генә алтын медаль яулый алды.

Астанада Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган Татарстан спортчысы Алексей Абрамов сүзләренә караганда, дөнья чемпионатында 27 илдән 238 көрәшче катнашкан. Бу юлы Россия җыелмасы өчен чыгыш ясаган Татарстан көрәшчеләре 6 медаль яулаган. Ирекле стильдә Егор Кулемин 3нче урынны яулаган. Ә менә Россиянең иң данлыклы билбаучысы, 8 тапкыр дөнья чемпионы Габдеҗәлил Сөләйманов әлеге бәйгедә 2нче урынны яулаган. Тимур Латыйпов исәбендә шулай ук бронза медаль. Диләрә Латыйпова исәбендә шулай ук бронза.

Классик стильдә Чистай көрәшчесе Илнар Закиров алтын медаль яулаган. Алексей Абрамов белән Эльдар Хәмитов исәбендә 3нче урын һәм бронза медальләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек корэштэ балл биру юк иде бит! Корэштэ чиста итеп кутэреп салган кеше җиңэ иде. Хэзер кемгэ нэрсэ очен балл бирелгэнен дэ аңламый кала халык!

    Мөһим

    loading