14-15 декабрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда татар милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм Россия чемпионаты үтте. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән барлыгы 200гә якын көрәшче катнашты, дип белдерә «Интертат» электрон газетасы.
Ярышларны ачу тантанасында республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов көрәшнең Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре исемлегенә кертелүен һәм Универсиада нәтиҗәләре буенча, әлеге спорт төрендә алты көрәшченең халыкара класслы спорт остасы исеме алуын искәртеп узды. Россиянең «Көрәш» федерациясе һәм Халыкара «Көрәш» милли көрәш ассоциациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов исә, реестрга кергәннән соң беренче тапкыр, Россия чемпионатының үткәрелүен ассызыклады. 200гә якын көрәшченең катнашуын ул көрәшнең алга атлавы һәм үсүе дип бәяли.
Көрәштә төрле авырлык үлчәүләрендә 17-18 яшьлек егетләр һәм 1994 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр көч сынашты. Татарстан көрәш-челәренең яшьләр арасында да, олылар арасында да җиңү яулаулары сөенечле. Руслан Нургалиев быел, үз карьерасында сигезенче тапкыр, Россия чемпионы булып танылды. Шулай ук Ильяс Галимов та Россия чемпионы. 80 һәм 85 килограммга кадәр үлчәүләрдә генә чемпионнар юк. Илмир Төхвәтуллин белән Ринат Хәйретдинов өченче урынны яулады.
Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Җәүдәт Миннәхмәтов үз оешмасы алдында торган төп максатны да атады: халыкара дәрәҗәгә чыгып, ахыр чиктә, 2024 елда Олимпия уеннары программасына керү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар