Шәһри Казан

"Бирешмәскә!" - рекордлар куючы Эльмир Хәҗиевның тормыш девизы

Яшьләребез талантлы, максатчан һәм тырыш. Һәрдаим яңа үрләргә менеп, җиңүләр яулап торалар. Кукмара егете Эльмир Хәҗиев та шундыйлардан. 24 яшендә генә булса да, спортның төрле юнәлешләрендә Россиянең генә түгел, Дөнья рекордсмены булырга да өлгергән.

Рекордсмен : “Мине универсаль спортчы диләр”
Мондый казанышлар артында нинди юл тора? Алга таба кая омтылырга? Һәм чын ир нинди булырга тиеш? Бу сорауларның барсына да Эльмир үзе җавап бирде.

Спортка кереп китүе турында
Мәктәп елларыннан ук спортка тартылдым. Энергиям ташып тора иде, хәзер дә шулай ул. Мин үземне сынап карамаган бер спорт төре дә калмады, ахры: каратэ, самбо, волейбол, футбол. Күңелемә иң охшаганы бокс иде. Мәктәптән кайтуга тренировкаларга чыгып китә идем. Остазым – Данил Шиһапов. Ул безне боксның техникасына гына түгел, ә гимнастика, гомуми физик әзерлек, дисциплинага өйрәтте. Әле хәзер дә нинди дә булса ярышларга әзерлек буенча ярдәм кирәк икән, аңа мөрәҗәгать итәм. Шулай итеп 7 еллап бокс белән шөгыльләндем. 

Беренче казанышлары
Беренче зур җиңүем 11 класста укыганда килде. Физкультура буенча Рәсәйкүләм олимпиаданың региональ этабында призер булдым. Күбесе шаккаттылар, үзем дә... Әлеге олимпиада спортның төрле юнәлешләрендә үзеңне сынап карау мөмкинчелеген бирә. Гади тел белән әйткәндә, универсаль булуыңны тикшерә. Мине күбесе универсаль спортсмен, диләр.

Мәскәүгә күченеп килгәч...
Югары белем алу өчен Мәскәү шәһәрен сайладым. Минем яшьтәшләр барысы да Казанга ашкыналар иде. Мәскәү миңа катлаулырак, кызыграк булып тоелды. Ә мин шундый кеше: башкалар “юк, булмый” дигән саен, йөрәгем дөп-дөп сикерергә тотына. “Син керә алмаячаксың ул университетка, анда байларны гына алалар” дип өндәүчеләргә җавабым каты булды. Барлык документларны җыеп, экзаменнарны югары баллга биреп кердем. Шулай итеп Мәскәүдә яңа тормышым кайный башлады. ВУЗда укыган вакытта кул сугышы белән мавыгып киттем. 3 елдан барлык нормативларны тапшырып, “спорт мастеры” исемен алдым. Шулай ук җиңел атлетика, герләр, скалолазание буенча 1 разрядым бар. 

Беренче рекордын кую турында
Бервакытны шулай телевизордан спорт программасы карап утырганда башыма “Бу кешеләр ничек итеп шундый дәрәҗәләргә менә алалар икән?” дигән сорау килде. Шуннан соң Россиянең официаль рекордлар сайтына кереп, үземә туры килә алган спорт төрен сайлый башладым һәм бер кулда гына “отжимание” дигән пунктта тукталдым. Эшләп карадым, рекорд өчен 15-20 тапкыр җитми иде әле. Бертуктаусыз шөгыльләнеп, бер ай эчендә рекордны куярга әзер идем инде. Дусларымны җыеп, төрле ракурслардан мине төшерттереп, материалны җибәрдем. Бер айдан рекорд саналмаган, видеода терсәкләр дөрес сыгылмаган, дигән хат килде. Кабат әзерләнергә керештем. Монсында барып чыкты. 30 секунд эчендә 42 тапкыр сул кулымда “отжимание” ясый алдым. Рәсми комитеттан бүләк итеп исемем язылган медаль, ике телдәге диплом җибәрделәр. Шатлыгымны чиге юк иде. Үзем дә, таныш-белешләрем дә озак ышана алмыйча тордылар. 

Гиннес рекордын кую
Беренче рекордымнан соң миндә азарт тагын да артты. Максатым да Дөньякүләм Гиннес рекорды кую иде. Шулай итеп кабат әзерләнә башладым. Ләкин вакыт барган саен сайттагы рекордның саны үсеп үзгәрә торды, ә мин бирешмәдем, әзерләндем. Кабат материалларны җыеп, видео төшереп җибәрдем. Кабул итмәделәр. Ул вакытта тәнемнең рәте калмаган иде инде. Әмма бирешү минем стильдә түгел. Башка спорт төрен сайладым да, ярты ел эчендә формага килеп, рекордсмен булырга әзер идем. 2021 елның 4 февралендә Мәскәүнең бер фитнес-клубында дусларым белән җыелып, кабат омтылышымны теркәдек. 1 минут эчендә 44 тапкыр янлы сикерүле “отжимание”ләр ясадым. Хәзер оешмадан рәсми җавап көтәм. 

Реклама

Бүгенге көндә...
Хәзерге вакытта укуны тәмамладым, эшлим. Эш урыным турында әйтә алмыйм, сер булып калсын. 

Планда Дөнья Чемпионаты...
Планнар да шактый. Соңгы арада спортның тагын бер яңа төре белән кызыксына башладым - төрле киртәләр аша үтеп узышу, русча әйткәндә “гонка с препятствиями”. Бик җиңел бирелә ул миңа. 10 чакрым эчендә 30 төрле “киртә”не үтәргә кирәк: бассейнмы ул, канатмы. Быел шушы юнәлеш белән Европа һәм Дөнья Чемпионатларына барырга телим. “Спорт мастеры” исемен дә алып булмасмы әле. Барлык серләрне дә ачып бетермим. 

Дуслык турында
Дусларым күп түгел, танышларым җитәрлек. Дуслык минем өчен  изге, кыйммәтле төшенчә ул. Һәм дуслар күп булырга тиеш тә түгелләр.

Чын ир нинди булырга тиеш?
Һәрбер ир-ат максатчан, үз-үзенә ышана торган булырга тиеш. Хәзер көчле ирләр күп, физик яктан дип әйтүем. Ә күңелдән килгән рухи көч мөхимрәк. Беркайчан да бирешмәскә. Минем андый вакытлар күп булды, ә мин бирешмәдем, шуңа нәтиҗәләрем дә бар. 

Спортны калдыру турында
Спортны калдырырга теләгем юк әлегә. Киләсе 10 ел турында төгәл әйтә алам. Аннан соң бәлки башка юнәлешкә кереп китәрмен, әмма үз-үземне тонуста тотачакмын. 

Алсу Мансурова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: