16+

Борчылырлык урын юк: ӨЛГЕРӘБЕЗ

Универсиаданың төзелү стадиясендә булган корылмалары - су спорты сарае һәм футбол стадионы - күрсәтелгән вакытка әзер булачак. Бүгенгә объектларда төп эшләр төгәлләнгән инде.

Борчылырлык урын юк: ӨЛГЕРӘБЕЗ

Универсиаданың төзелү стадиясендә булган корылмалары - су спорты сарае һәм футбол стадионы - күрсәтелгән вакытка әзер булачак. Бүгенгә объектларда төп эшләр төгәлләнгән инде.

«Хет иртәгә ярыш уздыра алабыз, җыештырырга гына кирәк», - дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин, су спорты сараен карап чыкканнан соң. Биредәге төп өч бассейнның икесенә су тутырылган инде. Гомумән, спорт корылмасы бу атна ахырына тулысынча әзер булачак. Апрель урталарында биредә беренче ярышлар үтәчәк. Казансу ягына брусчатка түшәү, ишегалдына чирәм чәчү кебек эшләрне көннәр җылыткач башкарырга уйлыйлар. Алар ярышларга комачаулык итмәячәк. «Корылманы вакытыннан алдарак тапшырачакбыз. Шулай булгач, җитешсезлекләрне төзәтергә дә вакытыбыз калачак. Россиядә мондый сарайлар күп түгел, шуңа күрә киләчәктә дә биредә зур спорт чаралары уздырылыр», - дип фикерләре белән уртаклашты Алмаз Әхмәтшин.
Күршедәге футбол стадионында төзелешнең чиге күренмәгән кебек тоелса да, җитәкчеләр әйтүенчә, биредә дә төп эшләрне башкарганнар инде. Командаларның чишенү, юыну бүлмәләре, бәдрәфләр, VIP-урыннар - барысы да әзер. Кем әйтмешли, монда «ике көнлек» эш калган - утыру урыннарын көйләп бетерәсе дә фасадны гына ясыйсы бар. Медиа-фасадны монтажлый башлаганнар инде. Җиһазлар Кытайдан кайтартылган, эшләүчеләре - Мәскәү осталары. «Дөньяда футбол стадионына урнаштырылган иң зур медиа-фасад булачак бу», - дип белдерде министрлыкның әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Наил улы Газизов. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: әлеге проект инвестор кулы астында, шуңа күрә хуҗа нәрсә тели, медиа-фасадта шул трансляцияләнәчәк. Апрель азагына фасад тулысынча әзер булырга тиеш.
«Казан-Арена» ААҖ генераль директоры Радик Миннәхмәтов билгеләп үткәнчә, стадион «шәһәр эчендә шәһәр» рәвешен алачак. Беренче катта ретро автомобильләр күргәзмәсе оештыру планлаштырыла. Теләгән кешегә машиналарны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Өченче катта - кафелар, дүртенче катта ресторан урнашачак. Шулай ук фитнес үзәк, балалар шәһәрчеге, «Рубин» командасы музее да биредә үз урынын табачак. Арендаланган VIP-залларны офис итеп тә кулланып булачак. «Шәһәр эчендә шәһәр» белән танышып чыккач, футбол ярышлары монда төп вакыйга булмас, ахры, дигән фикер калды.
Баштарак стадион 8 млрд сумлык булыр дип фаразланса, хәзер әлеге сумма 12 млрд сумнан артып киткән. Су спорты сараеның бәясе исә - 3 млрд 628 млн сум. Корылмаларда эшләүчеләр көннәр җылытып, тизрәк кар эри башлавын көтәләр. Исәпләре - тирә-якны тәртипкә китереп, яшеллек чәчеп, Универсиаданы каршы алу.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading