16+

Борчылдык та, сөендек тә...

Борчылуларыбыз юкка булган икән, ярышларыбыз кирәгеннән артык яхшы булып та чыкты. Тагын шунысын язып үтмичә булмый, яшь батырларыбыз безгә ярышлар алдыннан, бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр бит әле

Борчылдык та, сөендек тә...

Борчылуларыбыз юкка булган икән, ярышларыбыз кирәгеннән артык яхшы булып та чыкты. Тагын шунысын язып үтмичә булмый, яшь батырларыбыз безгә ярышлар алдыннан, бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр бит әле

Без инде барыбыз да Алмаз Нотфуллин истәлегенә ярышларны Ватанны саклаучылар көнендә уздырырга күнегеп беткән идек. Беренчедән, бу көнне барлык ир затларыбыз рәхәтләнеп бәйрәм итсә, икенчедән, ярышларыбыз үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек хисендә тәрбияләү чарасы да булып тора иде. Быел гына традициябезгә тугры калып булмады, турнирны март аена чыккач уздырырга туры килде. Замана зәхмәте - коронавирус аркасында, хәтта ярышларыбызны берничә срокка күчерергә дә туры килде. Булыр микән дип, бераз борчылып та алдык.

Борчылуларыбыз юкка булган икән, ярышларыбыз кирәгеннән артык яхшы булып та чыкты. Тагын шунысын язып үтмичә булмый, яшь батырларыбыз безгә ярышлар алдыннан, бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр бит әле. Башкалабызда узган “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналлары призларына ярышларда җыелма командаларыбыз беренче һәм өченче урыннарны яулап, көтелмәгән нәтиҗәләр бирделәр. Чөнки ярышларга барыр алдыннан, сайлап алу ярышлары уздырырга да мөмкинлегебез чыкмаганлыктан, борчылырлык урын бар иде. Менә бит, ничек булдырдылар! Аерым көрәшчеләребез уңышына килсәк, 2006-07 елгылар арасында Нөнәгәрдән Ислам Бурашов, Балтачтан Рәнис Зарипов - икенче, Нөнәгәрдән Алмаз Камалов, Смәелдән Газинур Гарипов, Бөрбаштан Әлфис Галимов өченче булсалар, 2008-09 елгылар арасында Чепьядан Ислам Йосыпов һәм Арбордан Кәрим Гариповлар пьедесталның беренче баскычына ук күтәрелделәр, Нормадан Кәрим Фазылҗанов һәм Балтачтан Аяз Хәйретдинов өченче призлы урында калдылар. Шушы ярышлардан соң ук Ислам Йосыпов белән Аланнан Инсаф Хәйруллин Россия беренчелегендә бил алышып чемпион булдылар. Алай гына да тугел, Инсаф дөнья беренчелегендә бил алышу хокукы алды. Уңышлар телибез аңа! Аларның тренерларына тагын да зур җиңүләр юлдаш булсын дип теләп калабыз. Менә шундый җиңүләрдән соң ничек бил алышмыйсын инде.

Инде узебезнең ярышларыбызга килсәк, бу көнне районыбызның 21 мәктәбеннән 92 көрәшче үз араларында кабат иң көчлеләрне ачыкладылар. Әле менә ярышлар алдыннан тагын бер күнелле куренешкә тап булдым, хәйран гына яңа балалар күзгә чалынды. Димәк, әле киләчәгебез өметсез тугел икән дип, уйлап куйдым. Ярышларыбыз ачылышында мәдәният үзәге биючеләре биеп малайларыбызга рухи азык бирсәләр, район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәрхүмнең улы Илназ сүз алып, көрәшчеләребезгә уз хәер-фатихаларын җиткерделәр. Ярышларның узган елгы җиңүчесе Смәел командасы капитаны дәүләт флагын күтәргәч бәйгебез башланып китте. Смәел димәктән, соңгы вакытта аларга да көчле конкуренция барлыкка килде. Игьтибар итәсездер, инде ничә ярышта бу ике команда үзара урын бүлешәләр. Кубоклар бер-бер артлы Бөрбашка китә тора. Инде соңгы вакытта хәйран гына күз уңыбыздан югалып торган бу ике төбәктә көрәш өлкәсендә баручы зур үзгәрешләрне бары тик монда хезмәт куючы тренерлар Альберт Миннеханов белән Илшат Корбанов исемнәре белән бәйләү дөрес булыр дип уйлыйм. Бигрәк тә, бөтен республикабызның татар көрәшенә нигез салган төбәк булганлыктан, Бөрбаш авылында көрәшнең юкка чыгып баруы күңелләрне тырнап тора иде. Рәхмәт инде, бу егетләребезгә-  чын дәрәҗәсендә көрәш рухы белән янулары өчен. 

Менә шулай итеп, бу ярышыбызның тарихы тагын бер елга тулыланып, үзенең матур мизгелләре, җиңүчеләре белән истә калды. Әйткәнемчә, Алмаз Нотфуллин исемендәге күчмә Кубок Бөрбашка китте. Икенче урында - Смәел, өченчедә Балтач мәктәбе командалары. Мондый уңышка ирешү Балтач мәктәбе көрәшчеләре өчен дә зур бәйрәм булгандыр. 

Инде аерым җиңүчеләр белән танышып узыйк. 30 кг.да-Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/, Инзил Габделбәров/Балтач/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/. 33 кг.да-Ильяс Галиев/Яңгул/, Тимур Гыйләҗиев/Норма/, Ильяс Нәбиев/Смәел/. 36 кг.да-Әхәт Әскәров/Арбор/, Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Айнур Сабитов/Карадуган/.40 кг.да-Кәрим Гарифуллин/Норма/, Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/,Айнур Рәхимов /Чепья/.45 кг.да-Ислам Йосыпов/Чепья/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/. 50 кг.да- Илнас Галимуллин/Яңгул/, Рәсүл Галиәхмәтов/Кенә/, Мөхәммәд Гыйбадуллин/Бөрбаш/.55 кг.да-Кәрим Гарипов/Арбор/, Алмаз Хәйретдинов/Балтач/, Раяз Нәбиев/Балтач/.60 кг.да-Нурсил Шаһиәхмәтов/Смәел/, Аяз Йосыпов/Пыжмара/, Раяз Хәбибуллин/Норма/.65 кг.да- Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Фидан Гарифуллин/Норма/,Раиф Мөбәрәкшин/Салавыч/. 70 кг.да-Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Алмаз Шәрифуллин/Смәел/, Фәнил Закиров/Норма/.75 кгюда-Сөләйман Галимуллин/гимназия/, Ильяс Шакиров /Арбор/, Рамил Йосыпов/Куныр/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading