16+

Бостон марафонындагы шартлау 2013 ел башыннан спорт чараларында булган фаҗигаләрнең инде өченчесе

Бай тарихлы һәм дөньядагы иң абруйлы җиңел атлетика ярышларының берсе булган Бостон марафонының быелгысы шартлау һәм корбаннар белән тарихка кереп калды. Зур чакрымнар узган спортчыларны финиш сызыгында көчле кул чабулар түгел, ә төтен, ыгы-зыгы һәм кан күлдәвекләре каршы алды. Матур спорт бәйрәмен финиш сызыгы янында булган ике шартлау өзде.

Бостон марафонындагы шартлау 2013 ел башыннан спорт чараларында булган фаҗигаләрнең инде өченчесе

Бай тарихлы һәм дөньядагы иң абруйлы җиңел атлетика ярышларының берсе булган Бостон марафонының быелгысы шартлау һәм корбаннар белән тарихка кереп калды. Зур чакрымнар узган спортчыларны финиш сызыгында көчле кул чабулар түгел, ә төтен, ыгы-зыгы һәм кан күлдәвекләре каршы алды. Матур спорт бәйрәмен финиш сызыгы янында булган ике шартлау өзде.

Бу материал әзерлән­гәндә спортчылар һәм тамашачылар арасыннан 200гә якын кешенең төрле җәрәхәтләр алуы, 3 кешенең үлүе мәгъ­лүм иде. Шартлаулар террорчылык акты нәтиҗәсе булуына шик­ләнмиләр. Быелгы марафонда 23 меңнән артык спортчы катнаша, аларга 500 мең ке­ше көч биреп тора. Бомбаларның халык күп җыелган финиш сызыгыннан ерак түгел чүп әрҗә­сенә яшерелгәнлеге ачыкланган.
Америка марафонындагы шартлаулар, ни кызганыч, спорт ярышлары вакытында кылынган терактларның беренчесе генә түгел. Интернет сәхифәләрен барлый торгач, шактый күңелсез фактлар ачыкланды.
1972 елның сентябрендә Мюнхен (Германия) Олимпиадасында кылынган теракт 11 кешенең гомерен өзә. Палестинаның «Кара сентябрь» террорчылык оешмасы әгъ­залары автоматлар һәм гранаталар белән коралланып төнлә Олимпия авылына үтеп керә һәм Израиль җыелма командасы әгъзаларына һөҗүм итә. Чакырылмаган «кунаклар»ның төнге визиты дүрт тренер, биш спортчы һәм ике арбитрның башына җитә. Сигез террорчының бишесен тоткыннарны азат итү операциясе барышында полиция үтерә. Уеннар туктатылып, Олимпия стадионында һәлак булучыларны искә алу чарасы оештырыла. Шулай да соңрак Израиль Хөкүмәте һәм Олимпия комитеты рөхсәте белән, Олимпия уеннары дәвам иттерелә. Олимпиада Израиль командасыннан башка гына уза.
1996 елның 27 июлендә Атлантада Олимпия паркында булган шартлау ике кешенең гомерен өзә, йөздән артык кеше тән җәрәхәтләре ала. Эрик Рудольф дигән кешенең кадаклар һәм шөреп­ләр тутырылган рюкзакка салынган шартлаткычны эшкә җигүе ачыклана, соңрак ул гаебен таный. Атланта Олимпиадасын ябу тантанасында Халыкара Олимпия комитетының ул чактагы президенты Хуан Антонио Самаранч «Бу уеннар Олимпиадалар тарихында иң яхшысы булды» дигән традицион фразасын әйтми. Ул террорчылык белән көрәшне көчәйтергә өнди.
1995 елның 15 октябрендә Украинаның Донецк стадионда да шартлау яңгырый. Төгәлрәге, трибуналар астындагы ярдәмче бүлмә­ләрнең берсенә шартлаткыч куелган була. Нәтиҗәдә алты кеше үлә. Бәхеткә, кырдагы футболчыларга, трибунадагы тамашачыларга зыян килми. Үлүчеләр - эре фирма җитәкчесе һәм аның туганнары була. Соңрак шартлауның криминаль авторитетларның үзара алыш-бирешләре нә­тиҗәсе булуы ачыклана.
Ә менә 2010 елда Гыйрак һәм Пакыстанда булган көч­ле шартлауларда корбаннар саны 95кә җитә.
Беренче шартлау Пакыстанның Лакки Марват шә­һәрендәге стадионда яңгырый. Мина куелган машина җирле волейбол командалары уйнаган мәйданга килеп керә. Шартлау дулкыны стадион түбәсенең бер өлешен алып ата, янәшәдәге берничә йортка зыян килә. 70 үлү­че­дән тыш, йөзләрчә кеше төр­ле тән җәрәхәтләре ала.
Дүрт айдан соң теракт Гыйракның Таль-Афар стадионында кабатлана. Террорчылар ике автомобильне шартлата. Аларның берсе арена янәшәсендә, икенчесе футбол кырына алып кереп шартлатыла. Бу фаҗигадә 25 кешенең гомере өзелә.
Быел февральдә әлеге күңелсез исемлекне Сүрия башкаласы Дамаск дәвам итте. Террорчылар каладагы спорт комплексына минометтан атып, биредә күнек­мәләр уздырган «Әл-Ватьба» футболчыларына зыян китерә. Бер футболчы һәлак була, берничәсе җәрәхәтләр ала.
Ә март аенда Әфганстан стадионындагы шартлау биш кешенең башына җитте, дистәгә якын кеше җәрә­хәт­ләр алды.
16 апрельдә Бостон марафоны вакытындагы шартлау 2013 ел башыннан спорт чараларында булган фаҗигаләрнең инде өченчесе.
PS. Әлеге фаҗигадән соң, Казан Универсиадасы һәм Сочи Олимпиадасы чорында иминлек чараларының кө­чәй­теләчәге хәбәр ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading