16+

БРИКС илләре Уеннарында катнашкан спортчылар Казанга “Рәхмәт!” сүзләре яза башлаган

Казанда 10 июньнән 26 июньгә кадәр БРИКС илләре Уеннары барды. Анда 82 илдән 5640 вәкил (шуларның 2852се спортчы) катнашты.

Казанда 10 июньнән 26 июньгә кадәр БРИКС илләре Уеннары барды. Анда 82 илдән 5640 вәкил (шуларның 2852се спортчы) катнашты.

– Спортчылар 387 медаль өчен көрәште. Казанда – 17 һәм Мәскәүдәге 2 спорт корылмасы файдаланылды. Уеннарны телеканаллар һәм интернет аша 1,16 миллиард кеше караган. БРИКС илләре Уеннары Казанда 2013 елда узган Универсиада дәрәҗәсендә барды. Казан югары дәрәҗәдәге спорт чараларын кабул итә һәм үткәрә ала. БРИКС илләре Уеннары эстафетасы Бразилиягә күчте. Чит илләр спортчылары Казанны, Уеннарны оештыруны һәм җылы кабул итүне бик ошаттылар. Казаннан иң соңгысы булып Әзәрбайҗан командасы кайтып китте. Чит илләрдән рәхмәт әйтеп, телефоннан шалтыратулар килә башлады,– диде республиканың спорт министры Владимир Леонов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
 Спорт программалары дирекциясе директоры Максим Денисов әйткәнчә, Уеннарда 1920 волонтер эшләгән, аларның 171е Россия төбәкләреннән килгән. 
– БРИКС илләре Уеннарына әзерлек барышында 12 спорт корылмасына төзекләндерү үткәрелде. Төзекләндерүләрнең тоткарлыксыз башкарылуына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин теләктәшлек күрсәтте, – диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
“Шәһри Казан” газетасы журналисты соравына җавап биреп, Алексей Фролов: "БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында Миллениум күпере дамбасында кунакханә корпуслары төзелеше бара. Дамба буенча төзелә башлаган кечкенә өй-кунакханәләр теземе дә биредәге кунакханә комплексына кертеп төзеп бетерелә”, – диде.
– БРИКС илләренең октябрь аенда Казанда узачак саммитына әзерлек максатында, башкалада юлларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 7,9 миллиард сум бирелде. Моның өчен Татарстан Рәисенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт! 29 юл участогында эшләр башкарыла. Җәяүлеләр юл кичүләрендә 13 лифт урнаштырылачак. Аэропорттан Казанга кергән юлда стела куелачак, – диде Казан шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов.
Шәһәрнең спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләгәнчә, Россия җыелма командасы составында татарстанлылар уңышлы чыгыш ясап, 38 медаль яулаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading