16+

«Артка юл юк», яки Татарстан көрәшчеләре БРИКС Уеннарына ничек әзерләнә?

БРИКС Уеннарына татарның милли спорт төре – көрәш ярышларын кертү зур мәртәбә.

«Артка юл юк», яки Татарстан көрәшчеләре БРИКС Уеннарына ничек әзерләнә?

БРИКС Уеннарына татарның милли спорт төре – көрәш ярышларын кертү зур мәртәбә.

Татарстан өчен дә, татар халкы өчен дә, көрәш һәм көрәш сөючеләр өчен дә. Көрәш буенча ярышлар “Ак Барс” Көрәш сараенда 20-21 июнь көннәрендә узачак.
БРИКС Уеннарында көрәш ярышлары 10 үлчәү авырлыгында үтәчәк. Россия җыелма командасы составына 8 Татарстан спортчысы керде: Алексей Абрамов, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Ранис Галимуллин, Азат Габдрәшитов, Руслан Рәфыйков, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов. Көрәш буенча җыелма команданың баш тренеры – Җәүдәт Хөсәенов. Шунысы үзенчәлекле, бу егетләрнең барысы да Сабан туйларында чыгыш ясады, тәкәләр, зур бүләкләр, автомобильләр яуладылар. Әйтик, Радик Сәлахов узган атнада гына Пермь крае Барда авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан машина ачкычы алды.

-    Радик, БРИКС Уеннарына әзерлек ничек соң?
-    Аллаһка шөкер, ярышлар программасына көрәш кергәнен һәм Россия җыелмасына эләгүемне белгәч тә, бертуктамый диярлек әзерләнә башладык. Үзем Чаллы көрәшчеләре белән әзерлек этабын уздым. Ике атна дәвамында Россия җыелмасы белән Кырымда – Алуштада җыеннар үткәрдек. Кыскасы, БРИКС Уеннарына яхшы әзерлектә дип саныйм үземне.

-    Җитмәсә, Сабантуйлар да узды бит әле соңгы атналарда...
-    Әйе, Сабантуйлар, берьяктан, куркытты. Ни генә әйтсәң дә, җәрәхәт алу мөмкинлеге бар бит. Ләкин икенче яктан, иң мөһиме дип саныйм, Сабантуйларда бил алышу, шул ук күнегүләрнең бер өлеше буларак, физик формада булу өчен яхшы мөмкинлек иде. БРИКС Уеннары, нәрсә генә дисәләр дә, безнең өчен дөнья күләмендә танылу мөмкинлеге ул. 2013 елда Казанда узган Универсиада масштаблары белән чагыштырам мин аны. Үзем әзер дә кебек, шул ук вакытта, бераз гына борчылу хисе дә бар. Чөнки Уеннарда катнашу – бик зур җаваплылык ул. Үзем өчен, көрәшебез өчен, Татарстаныбыз өчен, илебез өчен.

Тумышы белән Теләче райоыннан булган, бүгенге көндә Лаеш районында хезмәт куючы Ранис Галимуллин да Сабан туйларын әзерлек өчен уңышлы файдаланган.
-    Бер ярыш – ике атналык тренировкаларны алмаштыра” дип юкка гына әйтмиләр бит, шуңа милли бәйрәмебездә рәхәтләнеп көрәштем. Әзерлек процессы бик каты булды. Шәхсән күп тапкырлар дөнья чемпионы, татар көрәшенең якты йолдызларыннан саналган Илмир Төхвәтуллинда шөгыльләндем. Максат бер генә – җиңү яуларга! Артка юл юк инде хәзер, - диде безгә әле күптән түгел генә өченче тапкыр әти булган Ранис Галимуллин.
Шунысын да искәртик, БРИКС Уеннары программасына татар көрәшенә якын булган билбаулы көрәш тә кергән. Җыелма составта исә Динә Гыйззәтуллина, Габдеҗәлил Сөләйманов, Данила Зубрилов, Тимур Латыйпов, Илнар Закиров эләкте.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading