"Манзара" спорт-музыка премиясы узып китте кичә! Кызык та булды, кызганыч та. Матур оештырылган, комментаторлар да яхшы. Призлар да көчле. Видеотрансляция. Лотерея. Бик шәп инде!
Хәлил Хәмитовичның тырышлыгы аркасында мондый бәйрәм ясау татар халкының хыялланган зур хыялы. Айдар Шаймардановка да рәхмәт! Шуны да әйтәсе килә. Марат Готович, Хәлил Хәмитовичлар "пенсияга" киткәч мондый ярышларны кем оештырыр икән!!! Шөкер итәргә кирәк, хөрмәтле көрәш сөюче дуслар!
Оештыручыларга "Афәрин" генә диясе кала.
Әмма кызганыч ягын да фаш итәсе килә. "Бабай, бүре, кәҗә,кәбестә табышмагын искә төшердем әле. Анда шундый сорау бит. Бабай көймәгә утыртып кайсысын беренче чыгарыр. Әмма алар берсе-берсен ашарга тиеш түгел. Җавабын беләсездер шәт. Бу тамаша да шуннан ким булмады! Бабай ролендә - оештыручылар.
Бүре, кәҗә, кәбестә ролендә - дуслашып беткән көрәшче дуслар. Ә табышмакның җавабын эзләүчеләр - без - көрәш сөюче дуслар.
Көрәш сөюче дусларның җаваплары төрле булды быел:" көрәшчеләр спектакль уйный" дип каршы алды тамашачылар "Ак Барс" Көрәш сараенда. Мин башта аптырап калдым. Быел ниндиерәк сценария икән диеп? Тамашачылар бирелә-бирелә "бал , ике бал"- диеп җан атты.
Ә көрәшчеләр сөйләшенгән сценария буенча көрәштеләр. Үзәк сектордан читтәрәк утырган тамашачылар сүзе колакка кереп калды: "Бу халык спектакль барганын белми, ахрысы..» - дип көлештеләр алар.
Билет сатып алып кергән халык мондый тамашаны көтмәгән иде. Сүз дә юк, матур көрәш алымнары бик күп иде. Әмма адреналин җитмәде. Элегрәк сугыша-сугыша көрәшә иде көрәшчеләр, ә хәзер образга кереп көрәшәләр. Әмма артист булу җиңел түгел шул. Халыкка сизелде шул быел. Нәрсәдер җитми калды. Мин көрәшчеләрне гаеплисем килми. Аларның да хәленә керәм. Һәрберсенең сәламәтлеге, гаилә хәле, финанс ягын яхшыртасы бар. Элек шундый ярышларда җиңү район өлкәсендә дәрәҗәле эш, премия, үз исемеңне даныңны яклау, гарантияли иде. Ә хәзер көрәшчеләр дә башка төрле уйлый. Яңа буын көрәшчеләр глава, спонсорларның ялган ышандыруларына ышанмыйлар хәзер.
Барысы да келәмгә чыкканчы көндәш белән сөйләшеп хәл итү хәерлерәк икәнен аңлыйлар. Дөрестән дә, шушы 20, 30 ел эчедә күп үзгәреш кичерде татар көрәше. Исеменнән алып җисеменә кадәр. Хәтерләсәгез, элек авылларда Республика күләм ярыш җиңүчесенең дәрәҗәсе бик югары иде. Чынлыктада көндәшлек көчле иде шикеллерәк. Әмма хәзерге буын көрәшчеләре башлырак.
Беренчедән, алар хәзерге көндә көчле көрәшчеләр.
Икенчедән, элеккеге замандагы шикелле "любитель» көрәшчеләр түгел, "проффесионал" көрәшчеләр.
Өченчедән, алар бер команда.
Ә ул командага керү өчен высший сортлы көрәшче булырга кирәк.
Шуңа күрә, бар кешедә хаклы!!!
Тамашачылар да!!!
Көрәшчеләр дә!!!
Әмма Бабай бүре, кәҗә, кәбестә табышмагындагы көймә генә суга батмасын!!!
Ильяс Халиков
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
"Победителей не судят" произнесла Екатерине II в защиту генералисимусса Суворова.
0
0