16+

Бу – Лондондагы өченче Олимпиада

Бөекбритания башкаласы 2012 елгы җәйге Олимпия уеннарын кабул итү хокукын бик киеренке көрәштә яулады. Аның көндәшләре бик көчле - Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк һәм Париж шәһәрләре иде. 2005 елда Халыкара Олимпия комитетының Сингапурда узган 117 нче сессиясендә җиңүче дип Лондон аталды.

Бу – Лондондагы өченче Олимпиада

Бөекбритания башкаласы 2012 елгы җәйге Олимпия уеннарын кабул итү хокукын бик киеренке көрәштә яулады. Аның көндәшләре бик көчле - Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк һәм Париж шәһәрләре иде. 2005 елда Халыкара Олимпия комитетының Сингапурда узган 117 нче сессиясендә җиңүче дип Лондон аталды.

Лондон Олимпиадасын әлегә кадәр узган җәйге Олимпия уеннарыннан аерып тора торган берничә факт бар:
1. Лондонга кадәр моңарчы дөньяда Олимпия уеннарын өч тапкыр кабул иткән шәһәр булмаган. Бөекбритания башкаласы бу җәһәттән үрнәк күрсәтә. Биредә 1908 һәм 1948 елларда җәйге Олимпиада узган булган инде.
2. Лондондагы уеннарны оештыручылар экология мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирергә тырышкан. Аңа әзерлек барышында 500 мең төпкә якын агач утыртылган. Олимпиада көннәрендә спортчылар ярышлар узачак урыннарга автобусларда түгел, ә метрода киләчәк.
3. 2012 елгы төп Олимпия стадионы 80 мең тамашачы урынына исәпләнгән һәм ул Олимпия уеннары тарихында иң җиңел стадион санала. Ул 2008 елгы Пекин Олимпиадасы стадионына караганда 75 процентка җиңелрәк. Аның төзелешендә 10 мең тоннага якын корыч кулланылган.
4. 2012 елгы Олимпиадага туры китереп, McDonald's компаниясе үзенең дөньядагы иң зур ресторанын ачкан. Берьюлы 1500 кеше сыйдырышлы әлеге ике катлы бинада 500 кеше хезмәт күрсәтә. Лондон Олимпиадасы көннәрендә биредә вакытлыча тагын 3 McDonald's рестораны эшләячәк. Уеннар беткәч, алар ябылачак.
5. Лондон Олимпиадасы эмблемасын Wolf Olins компаниясе эшләгән һәм ул 400 мең фунт стерлингка төшкән. Эмблема җәмәгатьчелек тарафыннан күп тапкырлар тәнкыйть утына тотыла. Кайберәүләр аны свастикага охшата. Иран Республикасы исә, логотипның Иерусалим шәһәре синонимы булган «Zion» сүзен хәтерләтүен искәртеп, Олимпиадада катнашудан баш тартуын белдергән иде.
6. Олимпия талисманнары, кагыйдә буларак, яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә рухландырырга тиеш. Быелгы җәйге уеннарның талисманнарын күпләр, балаларны куркытырлык итеп эшләнгән, дип саный. Билгеле булганча, Лондон Олимпиадасы талисманнары ролен бер күзле персонажлар - Венлок белән Мандевиль башкарачак. Аңлатуларынча, алар Олимпия стадионы төзелешендә кулланылган корычның соңгы тамчыларыннан «барлыкка килгән» персонажлар икән. Талисманнар сыйфатында бик күп вариантлар - анимацияле чәйнек тә, арысланнар да, күгәрченнәр дә тәкъдим ителгән булган, тик Олимпия уеннарын оештыручылар өстенлекне бер күзле җан ияләренә биргән.
7. 2008 елда Пекинда узган җәйге Олимпиада вакытында Twitterдан файдаланучылар саны - 6 млн, Facebook челтәрен кулланучылар саны 100 млн га җиткән. Бүгенге көндә Twitter тирәлеге инде - 140 млн, Facebook тан файдаланучылар саны 900 млн га җитә. Шуңа уеннарны оештыручылар бу юлы Интернет челтәрендә тагын да күбрәк видео, фото материаллар, язмалар булыр дип өметләнә.
8. Лондонда узачак Олимпия һәм Паралимпия уеннары өчен 4700 медаль әзерләнгән. Лондон Олимпиадасы медальләре уеннар тарихында иң авыры булачак. Аларның авырлыгы 400 граммга кадәр җитә.
9. Лондон Олимпиадасына иң кыйммәтле билетлар уеннарның ачылышына сатылган. Стадиондагы иң яхшы урыннарга аларның хакы 2000 фунт стерлингтан артып китә. Иң арзанлы билетлар 20 фунт стерлинг тора.
Бу көннәрдә бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең күзе Бөекбритания башкаласы Лондонда. Иртәгә биредә утызынчы җәйге Олимпия уеннарына старт биреләчәк. 12 августка кадәр дәвам итәчәк Бөтендөнья спорты уеннары бу юлы бер мәйданга 200дән артык илдән 10500гә якын спортчыны җыячак. Алар 37 дисциплинада Олимпия медальләре өчен көрәшәчәк. Бу уеннарда Россия җыелма командасы данын спортның 34 төре буенча 436 спортчы яклый. Шуларның 22се - Татарстан вәкиле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading