16+

Булат Мусин Данил Галиев турнирыннан башлап башка команда өчен чыгыш ясаячак

"Ак Барс" Көрәш сарае җитәкчелегенә мин бик рәхмәтле. Вакыйф абый, Фәрит абый, Айрат абыйлар булмаса, Булат Мусин дигән исем дә булмас иде", ди Булат үзе.

Булат Мусин Данил Галиев турнирыннан башлап башка команда өчен чыгыш ясаячак

"Ак Барс" Көрәш сарае җитәкчелегенә мин бик рәхмәтле. Вакыйф абый, Фәрит абый, Айрат абыйлар булмаса, Булат Мусин дигән исем дә булмас иде", ди Булат үзе.

Татар көрәшенең иң якты йолдызларыннан берсе Булат Мусинның Чистай командасына күчүе турында имеш-мимешләр берничә атна элек барлыкка килде. Ул вакытта әле сөйләшүләр барган икән. Ниһаять, Булатның үзе белән аралашыр вакыт җитте кебек.

- Әйе, чыннан да, Чистайга күчтем. Кичә беренче эш көнемне уздырдым. Чистайда көрәшне күтәрү, үстерү буенча җаваплы кешеләрнең берсе итеп билгеләндем. Әлегә Казаннан йөреп эшләрмен дип уйлыйм, алдагысын карарбыз. Чистай минем туган авылым Чертушка да якын бит, якын район.  Монысы да зур плюсларның берсе.

Минем уйлавымча, Чистай командасының көрәштәге перспективалары бик зур. Амбициоз җитәкчеләр, әйбәт кенә тренерлар, әлбәттә инде, Чистай көрәш мәктәбенең традицияләре бар. Үстерергә генә кирәк. Данил Галиев истәлегенә узачак турнирда, аннан инде Татарстан чемпионатында да Чистай командасы өчен көрәшәчәкмен.

Дөресен әйтәм, бу карар җиңел бирелмәде, чөнки мин Казанда, беренче чиратта, "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәшче буларак формалаштым, зур җиңүләргә дә алар ярдәмендә ирештем. Фәрит абый Шәйхетдинов белән дә, Вакыйф абый Дәүләтшин белән дә барысын да уртага салып сөйләштек. Мин аларга бик рәхмәтле, алар булмаса, Булат Мусин дигән исем булмас та иде бәлки, - диде "ШК" хәбәрчесенә Булат үзе.

Уңышлар, Булат, дип кенә телисе кала.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading