16+

Быелгы «Дакар» «КамАЗ-Мастер» буыннар алмашының уңышлы баруына дәлил

«КамАЗ-Мастер»да легендар узышчылар Владимир Чагин, Фирдәвес Кәбировларга лаеклы алмаш әзерләнгән. Моны быелгы «Дакар» ралли марафоны ачык исбатлады. Көньяк Америкада узган быелгы ралли-рейдта «КамАЗ-Мастер»ның яшь узышчылары йөк машиналары классында бөтен пьедесталны буйсындырды. Эдуард Николаев экипажы - беренче, Айрат Мәрдиев экипажы - икенче, Андрей Каргинов экипажы өченче булды. Бу Россия командасының «Дакар»...

«КамАЗ-Мастер» командасына нигез салучы һәм аның элекке җитәкчесе Семен ЯКУБОВ, быелгы «Дакар»да егетләрнең триумфын шәрехләп, бу җиңүгә команда җитәкчесе Владимир Чагинның зур өлеш кертүен белдерде.
- Билгеле, пьедесталның бөтен баскычын яуларбыз дип һич уйламаган идек. Быелгы «Дакар»да җитди көндәшләрнең күплеген, узышчыларыбызның шактый яшь булуын исәпкә алганда, андый бурыч кую мөмкин дә түгел иде. Иң мөһиме: бу ралли-рейд яшь пилотларыбызга осталык һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итәргә тиеш, аларның берсе генә булса да пьедесталга менә калганда да бу зур уңыш булачак, дип уйладык. Ә егетләр игътибарларын туплап, психологик ныклык күрсәтеп, алга куелган бурычны берничә тапкырга арттырып үти алды.
- Марафонның беренче этапларында йөк машиналары арасында голландияле Жерар Де Рой белән чех Алеш Лопрайс алда бара иде. «КамАЗ-Мастер» пилотларының кинәт лидерлыкка чыгуын нәрсәгә бәйләп аңлатасыз?
- Без узышларны бик үк уңышлы башламадык, билгеле. Ралли гаять зур нерв киеренкелеге шартларында узганга, егетләрдән гайре табигый әйбер таләп итәргә дә ярамый иде. Спортчыларыбызга бу шартларга яраклашу өчен вакыт кирәк булды, һәм алар әкренләп моңа иреште, нәтиҗәләр күрсәтә башлады.
- Ни гаҗәп, Сез быел беренче тапкыр «Дакар»ны вакыйгалар үзәгендә күзәтмәдегез, үзегезне ничек хис иттегез?
- Команда җитәкчесе Владимир Чагин белән телефоннан һәрвакыт элемтәдә тордым. Теге яки бу карарлар кабул иткәндә киңәшләрем белән ярдәм иттем. Шулай да түзмәдем, ярышларның ахыргы көнендә мин инде Көньяк Америкада идем. Шуңа күрә җиңү шатлыгын бергә бүлештек. Спортчыларыбызның бу уңышында, һичшиксез, Владимир Чагинның өлеше зур. Ул аларга психологик яктан нык ярдәм итте, көнкүрешләрен җайга салды, механиклар белән эшләде, ял күрмәде. Бер сүз белән генә әйткәндә, үзен иң әзерлекле җитәкче итеп күрсәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading