16+

Чаллы Сабан туенда кемнәрне көрәштерәчәкләр? Төп приз билгеле

Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышына керү буенча чикләүләр булмаячак. Абсолют батырга төп бүләк тә билгеле. Маркасы әйтелмәсә, аның автомобиль икәне мәгълүм. Көрәш 8 үлчәү авырлыгында узачак.

Чаллы Сабан туенда кемнәрне көрәштерәчәкләр? Төп приз билгеле

Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышына керү буенча чикләүләр булмаячак. Абсолют батырга төп бүләк тә билгеле. Маркасы әйтелмәсә, аның автомобиль икәне мәгълүм. Көрәш 8 үлчәү авырлыгында узачак.

Бүген Чаллы шәһәренең көрәш үзәге - "Витязь" спорткомплексында Көрәш фестивале узды. 240 яшь көрәшче грек-рим һәм татарча көрәш бәйрәмендә катнаштылар.

Әлеге чарага бу якларның 30лап танылган ветеран көрәшчеләрен дә чакырганнар. Ветераннар катнашында узган сөйләшү барышында быел Чаллыда узачак Сабан туена, кайда яшәвенә карамастан, теләгән бөтен көрәшчене кертергә кирәк дигән фикергә килгәннәр. Көрәш өчен җаваплы җитәкчеләр мәйдан уртасында, ягъни бар халыкның күз алдында җирәбә уздырырга ышандыра. Абсолют батырга төп бүләк тә билгеле. Маркасы әйтелмәсә, аның автомобиль икәне мәгълүм. Көрәш 8 үлчәү авырлыгында узачак. Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышына керү буенча да чикләүләр булмаячак.

Быел Сабан туйларына теләгән һәр көрәшчене кертү идеясен Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе Марат Әхмәтов та җиткергән иде һәм, безгә мәгълүм булганча, шәһәр һәм районнарга шул теләкне җиткергән хатлар да әзерләнгән. Чаллы үрнәк күрсәтте, башка районнарда ничек булыр? Анысын Сабан туйлары күрсәтер.

Чаллыда Сабантуй 18 июньдә узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading