Чана спорты, скелетон, бобслей... Шушы сүзләрне атауга, спорттан аз-маз хәбәрдар булучыларның күз алдына махсус чаналар һәм боз катырылып улак формасында эшләнгән махсус трассалар килеп баса. Соңгы елларда чана спорты, бобслей, скелетон буенча ярышларга телевизион трансляцияләрдә киң урын бирелү аларның телетамашачылар арасында популярлашуына китерде.
Шулай булуга карамастан, скелетон белән бобслейны чана спортының аерым дисциплиналары дип ялгышучылар җитәрлек әле. Чынлыкта исә аларның һәркайсы - кышкы Олимпиадалар программасына кертелгән аерым спорт төрләре. Бобслей белән скелетон шулай да бер-берсенә якынрак, аларга бер үк оешма - Бобслей һәм скелетон буенча халыкара федерация кураторлык итә. Чана спортының үз федерациясе бар.
Сочи Олимпиадасына санаулы көннәр калып барганда, потенциаль җанатарлар булган «ШК» укучыларына бу спорт төрләренә кагылышлы кызыклы мәгълүматларны хәтердә яңартып алу зыян итмәс.
Чана спорты
Спортның әлеге олимпия төрендә чыгыш ясаучылар югары тизлекле махсус трассадан бер яки ике урынлы чанада төшүдә ярыша. Спортчылар бу очракта чанага арка белән ятып, аякларын алга суза. Алар чана белән гәүдәнең торышын үзгәртеп идарә итә. Трассаны иң аз вакытта һәм барлык кагыйдәләрне үтәп узучы әлеге ярышларның җиңүчесе дип игълан ителә. Чанадан егылганда, спортчыга, аны югалтмыйча, вакытында кире утырып юлын дәвам итәргә рөхсәт ителә. Әмма трассада чанасын югалтканда, ул дисквалификацияләнә.
Чана спорты кышкы Олимпия уеннары программасына тәүге тапкыр 1964 елда кертелә.
Ярты гасыр дәвамында ак Олимпиадаларда аның дисциплиналары үзгәрешсез саклана. Сочи Олимпиадасы исә бу җәһәттән яңалыгы белән аерылып тора: бу уеннарда чана спортының команда эстафетасы дигән яңа дисциплинасы өстәләчәк.
Россия командасының Сочида әлеге спорт төрендә медальләргә зур өметләре Турин Олимпиадасы вице-чемпионы, 2012 елгы дөнья чемпионатының ике тапкыр көмеш призеры, 2004/2005 нче сезонда Дөнья кубогы иясе Альберт Демченко белән бәйле.
Скелетон
Скелетонның трассасы чана спортыныкы кебек булса да, бу спорт төрләрендә кулланылучы чаналар һәм спортчыларның анда урнашуы бер-берсеннән аерыла. Чана спортыннан үзгә буларак, скелетонда спортчылар трассаны чанага йөзтүбән, башларын алга куеп яткан килеш уза.
Скелетонда кулланыла торган махсус чана да шул ук исем белән атала. Әлеге сүзнең килеп чыгышына кагылышлы ике фараз бар. Беренчесе буенча, «skele» норвегиялеләр телендәге «kjaelke» (чана) сүзен дөрес итеп укымаудан килеп чыккан. Икенче версия скелетонның «скелет» сүзенә тамырдаш булуына ишарәли. Чананың конструкциясе дә шуны хәтерләтә бит. Әлеге инвентарьның нигезе яссы рам һәм аның астына трассадан шуу өчен беркетелгән ике металл тимераяктан гыйбарәт. Рам өстенә тотынып төшү өчен ике тоткыч беркетелгән. Рамның ян-яклары спортчыны текә борылышлар вакытында бәрелүдән саклаучы бамперлар белән җиһазландырылган.
Скелетонның Канада индеецлары арасында популяр булган агач чаналар - тобогганадан башлангыч алуы мәгълүм. Аның буенча ярышлар XIX гасыр урталарында ук уздырыла башлаган. Ә ак Олимпиадалар программасына ул тәүге тапкыр 1928 елда кертелә. Соңрак скелетон спортның олимпия төре булудан туктый. Ул бары 2002 елда, 54 еллык тәнәфестән соң гына, Олимпия уеннары программасына кире кайтарыла. Скелетоннан янә олимпия төре ясау аңа булган игътибарны арттыра, һәм иң мөһиме - бобслей трассаларын тагын да киңрәк файдалану мөмкинлеге бирә. Мәгълүм булганча, бу трассалар, катлаулы булу өстенә, төзелеш һәм карап тотуга зур чыгымнар таләп итүе белән дә аерылып тора. Шуңа күрә бобслей трассаларын скелетон һәм чана спорты ярышларын да күздә тоткан универсаль корылма итеп төзиләр.
2010 елгы Ванкувер Олимпиадасында бронза медаль яулаган Россия скелетончысы Александр Третьяков Олимпиадаларда катнашу чорында әлеге спорт төрендә медаль алган безнең тәүге спортчы булды. Ә узган елгы дөнья чемпионатында ул Россия өчен тәүге тапкыр алтын медаль яулады. Спортчының бу уңышын Сочида да кабатлау мөмкинлеге бар.
Бобслей
Скелетон белән бер үк федерациягә караган бобслейда чаналарның махсус формадагы, идарә ителешле төре - боблар файдаланыла. Бобслей чанасы корыч шассига урнаштырылган озынча кузовтан гыйбарәт. Ул, үз чиратында, экипаж әгъзалары утыру өчен урыннар (ике яки дүрт урынлы), руль һәм тормоз рычагы белән җиһазландырылган.
Әлеге спорт төренең ватаны дип Швейцария санала. Соңрак ул Европаның башка илләрендә популярлашып китә. Шушындый типтагы тәүге чаналар 1904 елда агачтан эшләнә. Бераз вакыттан соң аларны боб дип аталган корыч чаналар алмаштыра. Баштарак бобслей командасы биш яки алты кешелек экипаждан торган. 1930 елларда экипажлар ике һәм дүрт кешелек итеп калдырыла.
Бобслей буенча дөнья беренчелеге 1924 елдан уздырыла башлый. Олимпия уеннары программасына да ул шул ук елны кертелә.
Россия экипажлары әлеге спорт төрендә соңгы ике Олимпиадада берәр медаль яулады. 2006 елда Туринда Александр Зубков экипажы (дүртлек) көмеш призер булса, дүрт елдан соң Ванкуверда икеле дисциплинада Алекандр Зубков белән Алексей Воевода бронза медаль алды.
Сочи уеннарына Россия командасы дүртле дисциплинада максималь квота алуга иреште: ил данын Александр Зубков, Александр Касьянов, Никита Захаров экипажлары яклаячак.
Хатын-кызлар арасында икеле дисциплинада Россия өчен составында Ольга Стульнева/Людмила Удобкина һәм Надежда Сергеева/Надежда Палеева булган экипажлар чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар