16+

«Челси» Россияне онытмый

Футбол буенча Россия җыелма командасы Англия премьер-лигасын кадрлар белән тәэмин итүче базага әйләнмәгәе. Европаның иң көчле лигаларының берсе уенчыларыбыз белән ныклап кызыксына башлаганмы әллә, дип уйлый күрмәгез тагын. Аларга безнең баш тренерлар гына кирәк. Сүз берничә команда түгел, Россия олигархы Роман Абрамович кулындагы «Челси» хакында гына бара. Моннан берничә еллар...

Футбол буенча Россия җыелма командасы Англия премьер-лигасын кадрлар белән тәэмин итүче базага әйләнмәгәе. Европаның иң көчле лигаларының берсе уенчыларыбыз белән ныклап кызыксына башлаганмы әллә, дип уйлый күрмәгез тагын. Аларга безнең баш тренерлар гына кирәк. Сүз берничә команда түгел, Россия олигархы Роман Абрамович кулындагы «Челси» хакында гына бара.
Моннан берничә еллар элек ул вакытта Россия командасының баш тренеры булган голландияле Гус Хиддинкка ике кәнәфидә берьюлы утырырга туры килгән иде. Россиялеләрне дә шөгыльләндерде, аннан бушаган барлык вакытын «Челси»га бирде. Инде менә «Челси»ның ил җыелма командасының бүгенге остазы Фабио Капеллога «кармак салуы» мәгълүм. Англия һәм Россия чыганакларына караганда, Роман Абрамович Капеллоны инде бу сезонда ук үзләрендә күрергә тели икән. Эш шунда: «аристократлар»ның хәзерге остазы Рафаэль Бенитес уенчылар белән дә, җанатарлар белән дә, алай гына да түгел, команда җитәкчеләре белән дә уртак тел таба алмаган. Бу сезонны мөмкин кадәр уңышлырак тәмамлау өчен, Лондон командасына яңа тренер кирәк, дип саный җитәкчелек. «Челси» бу сезонны беренче дүртлектә тәмамлап, Европа Лигасы зонасына эләгергә тырыша. Ә Россия җыелма командасының максаты - 2014 елгы дөнья беренчелегенә юллама алу. Капеллоның, Россиягә килгәнче, Англия җыелма командасын җитәкләвен исәпкә алсак, остазның ике кәнәфигә берьюлы утыру ихтималының зур булуын күрербез. Ә менә командалар алдына куелган бурычларны хәл итәргә вакыты һәм көче җитәрме - монысы инде икенче мәсьәлә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading