16+

ЧЕМПИОНЛЫК НИЧЕК ЯУЛАНА?

Ике атна элек КХЛның бишенче - юбилей сезоны старт алды. Жиде илнең 26 командасы киләсе ел язына хәтле Гагарин кубогы өчен көрәшәчәк. Билгеле, моңа континентның иң көчле командасы ирешергә тиеш, әмма һәрчакта да спорт принцибы өстенлек аламы?

ЧЕМПИОНЛЫК НИЧЕК ЯУЛАНА?

Ике атна элек КХЛның бишенче - юбилей сезоны старт алды. Жиде илнең 26 командасы киләсе ел язына хәтле Гагарин кубогы өчен көрәшәчәк. Билгеле, моңа континентның иң көчле командасы ирешергә тиеш, әмма һәрчакта да спорт принцибы өстенлек аламы?

Заманалар үзгә, хоккей да (спорт тулаем алганда) үзгәрешләр кичерә. Совет чорында пьедесталның югары баскычын биләү өчен бөтен ил буйлап җыелган иң көчле уенчылардан торган ЦСКА белән Мәскәү «Динамо»сы арасында дистә елларга сузылган көрәш барса, бүген исә континенталь лига командаларының бөтенесе диярлек Гагарин кубогына дәгъва белдерә ала (моңа мисал итеп, 2009/10 еллар сезонында финалга хәтле барып җиткән һәм «Ак Барс»тан чак кына «Татарин» кубогын тартып алмаган Балашиха МВДсын китереп була, сезон башында берәү дә бу команда мондый уңышка ирешә алыр дип фаразламаган иде). Спорт белән сәясәт берничек тә янәшә була алмый кебек, әмма болай уйлау артык беркатлылык булыр иде. Сәясәт бөтен җирдә, спортта ул гомер бакый булган. Моның шулай икәнен соңгы Олимпиададан гына да чыгып әйтеп була - ни сәбәпледер, хөкемдарлар арт шәрифенә «шап» итеп килеп утырган Америка гимнастына көмеш бирәләр, ә остарак чыгыш ясаган һәм бертигез балл җыйган россияле М.Пасекага бронза гына кала. АКШ еш кына хөкемдарлар белән килешмичә апелляциягә бирә һәм бик сирәк очракта гына оттыра, ә Россиянең әлегә бер генә тапкыр да җиңә алганы юк. Дөресрәге, ул мондый адымга бармый (барыбер уңай нәтиҗәгә ирешә алмаслыгын белеп, бөтен дөнья алдында оятка калудан куркумы?)
КХЛга килгәндә, ул үзе дә сәясәттән чыгып эшләнгән проект. Дистә еллар буе дөньяда иң көчле һәм абруйлы булып килгән Милли хоккей лигасына (НХЛ), шул исәптән Америкага конкурентлык тудыру максатыннан уйлап табылган чара. СССР таркалганнан соң бездә спорт та бер аягы белән ләхеткә таба үрмәләде, күп кенә спортчылар чит илләргә агылды. Үзендә талантлар үстерә алмаган һәм гомер бакый читтән алып, алар бәрабәренә дөньякүләм югары исемнәр яулаган Америка моннан бик оста файдаланды һәм ул бүген дә дәвам итә - талантлы яшьләрне үзенә җыя. Заманында В.Третьяк та бу илдә капкачыларны өйрәтеп яткан иде (бүгенге көндә бездә капкачыларга кытлык, шул ук америкалылар безнең илгә килеп акча эшләп китә).
Ни генә булмасын, КХЛ азмы-күпме үз максатына иреште, яшьләрнең күбесе үзебездә кала, Европаның күп кенә уенчылары хәзер Россия командаларында чыгыш ясый, һәр сезон саен яңа лиганың территориясе дә киңәя бара - быел тагын 2 илнең (Украина, Словакия) командалары кушылды. Әмма шул ук вакытта эчке сәясәт тә бар, моны бик сирәге генә күрмидер. Билгеле булганча, лига ике конференциягә бүленгән, әмма бу бүленеш шулкадәр оста итеп эшләнгән - көчлерәк командалар көнчыгышта, башкалары көнбатышта тупланган. Көнчыгыш лидерлары («Ак Барс», «Авангард», Салават Юлаев», «Металлург», «Трактор») үзара «сугышып», бер-берсен хәлдән тайдырып, җәрәхәтләнеп-имгәнеп финалга барып җиткәндә, аларны көнбатышның әлләни күп көч түкмичә генә, көчсезләр бәрабәренә очколар җыйган лидеры каршы алачак. Күпләрнең фаразлавынча, быел лидер ролендә Питерның СКА командасы булырга тиеш. Узган ел кубокны алган «Динамо» да өметсез түгел, шул ЦСКАны да алдынгылар рәтенә чыгармакчылар (узган сезон ахырында президент үзе «Роснефть»не бу клубның генераль спонсоры булырга «кодалады»).
Аңлашылганча, югары даирәләр Гагарин кубогының ике башкала арасында гына кулдан-кулга күчеп йөрүен һәм гомумән, бу ике шәһәрнең спортта элеккечә әйдаманнар булуын тели. Әле тагын Питер «Зенит»ының ни рәвешле чемпион титулын яулавын да язып булыр иде, әмма бусы инде бөтенләй башка тарих.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading