16+

Өчпочмак яратучы «татар егете» Стэплтон

«Ак Барс»тан уенчылар китеп тора, килеп тора, «изге урын» буш тормый, билгеле. Быелгы кайбер яңа уенчыларның элек ничек уйнаулары түгел, аларның исемнәре дә ишетелгәне юк иде. Шуларның берсе - Тим Стэплтон.

Беренче звено тулысынча таркалгач, бүген белгечләр «Ак Барс»ның әйдәп баручысы итеп нәкъ менә Стэплтон-Варнаков-Бурмистров звеносын атый. «Бурми (Бурмистров) белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, чөнки без НХЛда да бергә уйнаган идек. Варни (Варнаков) белән бик еш аралашабыз, әйбәт егет», - ди яңа гына «барслар» формасын кигән Стэплтон. Казанны үз итеп өлгергән әлеге спортчы татар халык ашларын яратып ашый - аңа бигрәк тә өчпочмаклар ошый икән. Дөрес, ул аны башкача атый - өчпочмак формасындагы татар пәрәмәче. Җанатарлар аны америкалыга түгел, күбрәк татарга охшата. «Әгәр бу чынлап та шулай икән - бик тә яхшы, димәк, мине Казанда кабул иткәннәр», ди бу уңайдан америкалы Стэплтон.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading