16+

Cу спорт төрләре буенча чемпионатка билетлар сатуда

Казанның «Казан-Арена» стадионы биләмәсендә һәм «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Cу спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының билет сату пунктлары ачылды.

Cу спорт төрләре буенча чемпионатка билетлар сатуда

Казанның «Казан-Арена» стадионы биләмәсендә һәм «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Cу спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатының билет сату пунктлары ачылды.

Билет сату пункты «Корстон»ның беренче катында урнашкан, биредә дүрт кассада чемпионатның барлык төр ярышларына да билетлар алырга, биредә үк куелган электрон таблода уеннар расписаниесе белән танышырга да була. Алга таба бирегә ачылыш һәм ябылу тантаналарына да билетлар китереләчәк. 2015 ел башында фирма кассалары Үзәк стадионда һәм Казанның эре сәүдә үзәкләрендә, метро станцияләрендә һәм чемпионат корылмаларында да ачылыр дип көтелә. Татарстан шәһәрләрендә дә дөнья чемпионатына билетлар сатып алырга мөмкин булачак. Бу кассаларда республика халкы электрон билетлар да, үзенчәлекле бланклардагы кәгазь билетлар да сатып ала алачак. Россия һәм чит ил шәһәрләрендә билетлар «КАССИР.РУ» компаниясе кассаларында булачак. Чемпионат чорында барлык кассалар да көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Бүгенге көндә сайлап алу ярышларына, ярымфинал һәм финал ярышларына билетлар бар: йөзү - 100 сумнан 1000 сумга кадәр, ачык суда йөзүгә - 800 сум, хай-дайвинг - 1500 сумнан 3000гә кадәр, су полосы - 50 сумнан 1500 сумга кадәр, синхрон йөзүгә 100 сумнан 1500 сумга кадәр һәм суга сикерүгә 100 сумнан 1000 сумга кадәр. Билетларны сатуны арттыру максатыннан республиканың дәүләт порталы да җәлеп ителде. Электрон хакимият инфоматларында теләгән һәр кеше үзенә үзе хезмәт күрсәтү режимында интерактив рәвештә билет сатып ала ала.

Бер сатып алучы бер сеанста ун билет ала ала: аларның алтысы - ярышларга, дүртесе - ачылыш һәм ябылу тантаналарына. Универсиада билетлары кебек үк чемпионатка булган билетлар ияләре дә ярышлар уздырылган көнне транспортта бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булачаклар.

Сүз уңаеннан: Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Уеннарга дөньяның 200 иленнән 25 мең спортчы киләчәк, ярышлар барган көннәрдә 2,5 мең волонтер һм бер меңнән артыграк журналистлар эшләячәк. Спортчылар спортның 6 төре: йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерү һәм хай-дайвинг буенча 75 медаль комплекты өчен көч сынашачаклар.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading