"Ышаныч белдергәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт, киләсе сезонда үз максатыбызга ирешү өчен бөтен мөмкин булганны да эшләячәкмен. Команда белән бергә тагын бер тапкыр Гагарин кубогын аласым килә. Ышанам: теләсә нинди биеклек безнең коллективның көченнән килә", ди Зарипов үзе.
«Ак Барс» һөҗүмчесе Данис Зарипов клуб белән яңа килешү төзегән. Контракт 2021/22 сезон ахырына кадәр исәпләнгән, дип хәбәр итә ak-bars.ru
Бу сезонда спортчы 40 матчта катнашты һәм 23 (7+16) очко җыйды. Зарипов – КХЛ тарихында бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогы алган кеше, өч трофейны ул «Ак Барс»та уйнап алган. Киләсе сезон һөҗүмче өчен “барслар” составындагы 17 сезон булып чыга. Гомумән алганда Данис Зарипов «Ак Барс» свитерында Россия чемпионатылраныда 887 матчта катнашып, 633 (288+345) очкога ия булган.
Марат Вәлиуллин, «Ак Барс» генераль менеджеры:
– Данис белән контрактны озайту – «Ак Барс» һәм Татарстан өчен зур вакыйга. Зарипов клуб һәм республика өчен гади уенчы гына түгел. Без бер-беребез белән күптән таныш һәм бөтен мәсьәләдә үзара аңлашып эшләвебезгә шатбыз. Данис өчен «Ак Барс» якын, команда алдына куелган максатларга ирешергә ярдәм итү өчен бөтен нәрсәне дә эшләячәк ул.
Данис Зарипов, «Ак Барс» һөҗүмчесе:
− Клубта һәм республикада карьерамны дәвам итә алуыма шатмын. Ышаныч белдергәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт, киләсе сезонда үз максатыбызга ирешү өчен бөтен мөмкин булганны да эшләячәкмен. Команда белән бергә тагын бер тапкыр Гагарин кубогын аласым килә. Ышанам: теләсә нинди биеклек безнең коллективның көченнән килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар