16+

Даун синдромлы балалар Казанда ярышырга килде

Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьләрдә Даун синдромлы балалар арасында йөзү буенча “Бергәләшеп җиңәбез” (“Победим вместе”) ачык турниры үткәрелә.

Даун синдромлы балалар Казанда ярышырга килде

Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьләрдә Даун синдромлы балалар арасында йөзү буенча “Бергәләшеп җиңәбез” (“Победим вместе”) ачык турниры үткәрелә.

Казан Даун синдромлы балаларны спортка җәлеп итү максатыннан, бу бәйгене инде дүртенче елын оештыра. Башкала мэры Илсур Метшин тырышлыгында 2018 елда бәйгегә Бөтенроссия статусы бирелгән, ә быел халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән.

- Узган елгы турнирда Россиянең 31 төбәгеннән 100 спортчы катнашкан иде. Быелгы бәйгегә Россиянең 34 төбәгеннән һәм Белорусь, Казахстан, Үзбәкстан, Италия һәм Израильдән 150 үсмер егет һәм кыз килде, - дип хәбәр итте Казан шәһәр Башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

- Турнир башта 2 ел Мәскәүдә оештырылды. Шуннан соң аны Казан үзенә алды, Казандагы турнир популярлык яулады, - диде “Победим вместе” хәрия фондының проект авторы Елена Ланина. 

Татарстаннан Даун синдромлы 7 спортчы Россия җыелма командасына кертелгән.

- Республикада Даун синдромлы 200 бала спорт белән шөгыльләнә. Бу турнирда бездән 9 бала катнаша, - диде Россиянең Махсус Олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Лариса Парфенова.

Альберт Салихов әйткәнчә, Казанда 20 мең бала спорт секцияләренә йөри, 2 мең бала йөзү белән шөгыльләнә. 

Спортчылар һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында 7 сентябрьдә “Әкият” курчак театрында турнирны ачу тантанасы була. Тамашачылар катнашында турнирны рәсми төстә ачу 8 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә “Акчарлак” йөзү бассейнында (Кол Гали урамы, 13а) үткәрелә. 

“Акчарлак” бассейнында 8-10 сентябрьләрдә 10.00-13.00 сәгатьләрдә спортчылар брасс, баттерфляй, ирекле стиль, аркада йөзү төрләрендә 25 метр һәм 100 метр арага ярыша. Бәйгеләрне карарга керү бушлай.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading