16+

Дөнья тирәли сәяхәт дәвам итә

Дөнья тирәли сәяхәткә киткән Казан велосипедчылары Иркутскига барып җиткән.

Дөнья тирәли сәяхәт дәвам итә

Дөнья тирәли сәяхәткә киткән Казан велосипедчылары Иркутскига барып җиткән.

Казан велосипедчылары Ален Хәйруллин белән Павел Грачев Россия шәһәрләре буйлап сәяхәтләрен дәвам итә. Шушы көннәрдә алар Иркутскида булды. Сәяхәтчеләрнең сүзләренә караганда, юлны җиңел дип әйтеп булмый. «Слюдянкадан Иркутскига таба юл таулардан гына торды. 1000 метр биеклеккә кадәр күтәрелдек. Аста башланган яңгыр тора-бара карга әйләнеп, табигать кабат кышка кергән кебек булды. Алга таба инде безне текә борылышлар каршы алды. Шул рәвешле Иркутскига да килеп җиттек», - ди алар. Егетләр шәһәр турындагы тәэсирләре белән дә бүлешә. Кунакларны анда Иркутск велосипедчылары каршы алган.
Велосипедчыларны Листвянкага - Байкал туристларының хаҗ урыннарына - 400 мең гектар мәйданны биләп алган тыюлыкка чакырганнар. Егетләрне анда омуль балыгы белән сыйлаганнар. «Омуль ашамаган кеше Байкалда булмаган санала диләр, без дә шул балык белән сыйландык. Гомумән алганда, көнебез уңышлы узды», - дип хәбәр итә Ален белән Павел социаль челтәрдәге битләрендә.
Казан кешесе Онисим Панкратов сәяхәтенең йөз еллыгына һәм башкалада узачак Универсиадага багышланган велосипед белән дөнья тирәли сәяхәт, белгәнегезчә, узган елның 3 ноябрендә башланган иде. Сәяхәтчеләр Европада, АКШта булды, Кытай аша үттеләр. Хәзер алар сәяхәтләрен Россия буйлап дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading