16+

Дөньяның иң көчле капкачысы – КАЗАНДА

Дөньяның иң көчле капкачыларының берсе Илья Брызгалов кабат Казанда. Хоккейчы Татарстан башкаласында ахыргы тапкыр моннан 11 ел элек булган икән. Әгәр ул вакытта Брызгалов бирегә «Ак Барс»ка каршы уенда Тольятти «Лада»сы капкасын саклар өчен килгән булса, бу юлы аның миссиясе бөтенләй башка. Шушы еллар эчендә океан артына китеп, Милли хоккей...

Дөньяның иң көчле капкачысы – КАЗАНДА

Дөньяның иң көчле капкачыларының берсе Илья Брызгалов кабат Казанда. Хоккейчы Татарстан башкаласында ахыргы тапкыр моннан 11 ел элек булган икән. Әгәр ул вакытта Брызгалов бирегә «Ак Барс»ка каршы уенда Тольятти «Лада»сы капкасын саклар өчен килгән булса, бу юлы аның миссиясе бөтенләй башка. Шушы еллар эчендә океан артына китеп, Милли хоккей...

Дөньяның иң көчле капкачыларының берсе Илья Брызгалов кабат Казанда. Хоккейчы Татарстан башкаласында ахыргы тапкыр моннан 11 ел элек булган икән. Әгәр ул вакытта Брызгалов бирегә «Ак Барс»ка каршы уенда Тольятти «Лада»сы капкасын саклар өчен килгән булса, бу юлы аның миссиясе бөтенләй башка. Шушы еллар эчендә океан артына китеп, Милли хоккей лигасының иң көчле капкачыларының берсенә әйләнгән Илья хәзер буш вакытларында яшь капкачылар өчен мастер-класслар оештыра. Илья Брызгаловның капкачылар мәктәбенең беренче сезоны узган ел туган шәһәре Тольяттида үткән иде. Быелгы сезонда аны Уфа белән Казан кабул итә. Киләсе сезонда Брызгаловның осталык мәктәбе Россиянең хоккей белән яшәүче тагын ике шәһәрендә - Ярославль белән Магнитогорскида оештырылачак.
Стэнли Кубогы иясе, 2009 елгы дөнья чемпионының осталык мәктәбе бу атнада «Татнефть-Арена»да ишекләрен ачты. Танылган капкачы өч көн дәвамында «Ак Барс» хоккей мәктәбендә шөгыльләнүче иң сәләтле 13 яшь спортчы өчен мастер-класслар уздырды. Дәресләрдә яшь капкачылар хоккей «йолдыз»ы күзәтүе астында көн саен ике сәгать бозда шөгыльләнде, капкачылар уеннарын анализлады, тренажерлар залында күнекмәләр уздырды, уеннарга психологик яктан ничек итеп дөрес әзерләнү серләренә төшенде. Брызгалов фикеренчә, әлеге остаханәләр яшь хоккейчылар өчен генә түгел, хоккей мәктәпләрендә эшләүче тренерлар өчен дә файдалы булачак.
Илья яшь хоккейчылар өчен осталык мәктәбен оештыруның максатын бик гади аңлатты - үзендә булган белем һәм осталыкны яшьләргә тапшыру. Аның сүзләренә караганда, бу идея 2010 елгы Ванкувер Олимпиадасыннан соң тормышка ашкан. «Дустымның туган көнендә хоккей, Олимпиададагы вакыйгалар турында сөйләшеп киттек. Шунда бер мәгълүм компания вәкиле, капкачылар мәктәбен булдыру өчен бүген нәрсәләр таләп ителә, дип сорады. Мин аңа инде берничә ел үземдә йөрткән идеяләремне, аларны тормышка ашыру юлындагы кайбер кыенлыклар хакында җиткердем. Ул бу идеяне хуплап, ярдәм итәчәкләрен вәгъдә итте. Инде менә күрәсез, ике ел ул уңышлы гына эшләп килә», - ди капкачы.
Бүген дөнья хоккеенда Илья Брызгалов кебек баһадир гәүдәле капкачыларны еш очратырга була. Инде бу тенденциягә әйләнгән. «Капкачы зуррак гәүдәле булган саен, капканы да күбрәк каплый», - дип шаярта ул. Илья капкачы булу турында хыялланмаган, язмыш үзе шулай хәл иткән, күрәсең. «Мине хоккейга 8 яшемдә генә бирделәр, яшьтәшләремә караганда бер елга соңрак шөгыльләнә башладым. Шуңа күрә бозда авыр хәрәкәтләнә идем. Җитмәсә, аякта да хоккей тимераяклары түгел иде. Начар шууымны күргән тренер бер атнадан мине капкага бастырып сынап карады. Шуннан менә капкачы булып киттем инде», - ди бүген НХЛның «Филадельфия Флайерз» командасы «йолдыз»ы. Ул дөньякүләм танылу алган капкачы булуына, уен стиленә НХЛда элек үзе уйнаган «Анахайм» һәм «Феникс» клублары тренерларының йогынтысы зур булды, алар зур чыныгу мәктәбе бирде, дип саный.
Россия хоккеенда сәләтле капкачылар мәктәбенең торышына килгәндә, Илья Брызгалов, элекке елларга караганда, бүген өметле, талантлы яшь капкачыларның шактый булуын таный. «Хоккейда, спортның башка төрләрендәге кебек, талантлы балаларыбыз күп, алар белән шөгыльләнергә һәм дөрес итеп өйрәтергә генә кирәк. Без бүген дөрес юнәлештә барабыз», - дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, капкачыларны барыннан да бигрәк психологик яктан дөрес әзерләргә кирәк.
Мастер-класслар оештыручы Илья Брызгалов спортчы карьерасын тәмамлагач, яшь хоккейчылар тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләге булуын кире какмый. «Әгәр шундый мөмкинлек туа икән, мин яшь алмаш тәрбияләү белән бөтен күңелемне биреп шөгыльләнер идем. Дөрес, вазгыятькә карап хыяллар үзгәрергә дә мөмкин. Шулай да моның белән шөгыльләнергә теләк зур, әзерлек тә җитәрлек дип уйлыйм. Балалар белән эшләргә яратам, алар белән кызык. «Идиот» әсәрендәге персонаж князь Мышкин сүзләре белән әйткәндә, балалар күңелне дәвалый», - ди хоккейчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading