Бу сезонда ил чемпионатында «Рубин»ның турнир таблицасының башында барган «Зенит»ны куып тотуга шанслары алай ук булмаса да, Казан клубы җанатарларының «Зенит» җанатарлары алдында борын чөяргә сәбәбе бар. Шушы көннәрдә дөньяның иң яхшы футбол клубларының яңартылган рейтингы игълан ителде. Аннан күренгәнчә, «Зенит» Футбол тарихы һәм статистикасы халыкара федерациясе исемлегендә 18 позиция...
Скопировать ссылку

Бу сезонда ил чемпионатында «Рубин»ның турнир таблицасының башында барган «Зенит»ны куып тотуга шанслары алай ук булмаса да, Казан клубы җанатарларының «Зенит» җанатарлары алдында борын чөяргә сәбәбе бар. Шушы көннәрдә дөньяның иң яхшы футбол клубларының яңартылган рейтингы игълан ителде. Аннан күренгәнчә, «Зенит» Футбол тарихы һәм статистикасы халыкара федерациясе исемлегендә 18 позиция югалтып, 47 нче урыннан 65 нче урынга төшкән. Ә менә «Рубин» бу исемлектә Россия клублары арасында иң яхшы күрсәткеч биргән. Ул - 56 нчы урында. Аннан өч баскыч астарак Мәскәү «Локомотив»ы урнашкан. ЦСКА исә - 79 нчы, Мәскәү «Спартак»ы - 204 нче урында. Дөньяның иң яхшы клублары исемлеген элеккечә үк Испания «Барселона»сы җитәкли. Икенче урында испан футболының тагын бер гранды - «Реал».
Комментарийлар