16+

Дүрт батыр тәрбияләүче көрәш батыры

Республикабызда бөтен авыллары белән көрәшче булган төбәкләр әлләни күп түгел. Шундыйлар рәтенә Балтачның Борбаш, Яшел Үзән районының Карауҗа, Саба районының Олы Шыңар, Актаныш районының Әлем, Мамадыш районының Түбән Ушма, Арча районының Наласа авылларын кертергә мөмкин.

Дүрт батыр тәрбияләүче көрәш батыры

Республикабызда бөтен авыллары белән көрәшче булган төбәкләр әлләни күп түгел. Шундыйлар рәтенә Балтачның Борбаш, Яшел Үзән районының Карауҗа, Саба районының Олы Шыңар, Актаныш районының Әлем, Мамадыш районының Түбән Ушма, Арча районының Наласа авылларын кертергә мөмкин.

Республикабызда бөтен авыллары белән көрәшче булган төбәкләр әлләни күп түгел. Шундыйлар рәтенә Балтачның Борбаш, Яшел Үзән районының Карауҗа, Саба районының Олы Шыңар, Актаныш районының Әлем, Мамадыш районының Түбән Ушма, Чүпрәле районының Кече Чынлы, Арча районының Наласа, Теләче районының Олы Мишә авылларын кертергә мөмкин. Балтач районының Янгул авылыннан да дистәгә якын спорт остасы үсеп чыккан. Марат Әхмәдиев, Ильяс Фатыйхов, бертуган Габделфәрт, Илдар, Илһам Рәфыйковлар, Дамир Сафиуллин, Равил Шәфигуллин, Наил Садыйков, Нәкыйп Мөхәммәтгалиев, Ранил Габдрахманов...

Иң әүвәле үз авылыңдагы менә шушындый осталар арасында, аннан соң инде районда (шул ук Бөрбаш, Балтач, Арбор, Сосна кебек зур авыллардан җыелганнарны отып), ахыр килеп республикада җиңәр өчен никадәр тырышлык, үҗәтлек, көч кирәклеген язмабыз герое Илдар Рәфыйков үзе генә беләдер.

Безнең хәзерге көрәшчеләрнең күбесенең заманында бабалары, әтиләре бил алышкан, ягъни көрәшче каны, бил алышу дәрте нәселләреннән килә. Дөресен генә әйткәндә, Илдар бу яктан әлләни мактана алмый. Дөрес, әтисе Габделбәрнең энесе Корбангали оста көрәшче булган, әмма бусы инде, кем әйтмешли, башка кыйсса.

Янгул авылында алда саналган көрәшчеләрне кеше итүче, зур келәмнәргә чыгаручы шәхес – биредәге мәктәптә физкультура укытучысы Газизҗан Газыймов.

Үзе дә бик күп сабантуйларда мәйдан тоткан, соңрак Татарстанның атказанган тренеры исеменә лаек булачак остаз көрәш түгәрәгенә килгән бер генә малайны да куып җибәрми, чөнки белә: тора-бара үзләре үк “коелачаклар”. Ә калганнарыннан инде Илдар кебек республиканы шаулатачак батырлар чыгачак. Түгәрәккә абыйсы Габделфәрткә ияреп барган Илдар Газизҗан абыйсының һәр күрсәтмәсен төгәл үти, озын буе һәм җитезлеге аркасында яшьтәшләреннән аерылып тора башлый. Ә инде район ярышларында отып, республика күләмендәге бәйгеләргә йөри башлагач тагын бер атаклы тренер Васыйл Гарифуллинның да акыллы киңәшләрен тыңлап, алымнарны яшен тизлегендә башкара башлый.

Табигать биргән озын буе, көч-куәте, танылган тренерларның киңәшләре аңа авыр үлчәүдә күп кенә бәйгеләрдә үзен күрсәтеп, спорт остасы нормасын үтәргә, республикабызның иң көчле көрәшчеләре арасына керергә булышты. Көрәшчеләр белән мыжлап торган Балтачның үзендә 6 тапкыр, күршедәге Малмыж, Нократ Аланы, Мари-Төрек, Казанның Вахитов районы сабантуйларында баш батыр булып танылуы да аның, чыннан да, оста көрәшче булуы хакында сөйли. Тагын шунысы да бар, әгәр Балтач көрәшчеләре Муса Җәлил турнирында 13 тапкыр җиңеп чыкканнар икән, шуның җидесендә Илдарның да зур өлеше кергән.

Әле бер елны абыйсы Габделфәрт (инде мәрхүм) һәм Илшат Нуриев белән аркан тарту буенча республика чемпионнары булып танылдылар алар. (Шунысын да белеп торыйк: Илшат Габделфәрт улы ул чакта әле Балтач сөт-май заводын җитәкли иде, хәзер инде, белгәнебезчә, Арча муниципаль районы башлыгы).

Шунысы куанычлы: бүген Илдарның Айдар, Руслан, Инсаф, Илсаф исемле улларының дүртесе дә бил алыша. Димәк, җиңү дәрте киләсе буыннарда да дәвам итә әле.

Атлас Гафиятов, "Татарстан яшьләре"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading