Шәһри Казан

«Дуслык Кубогы» Татарстанда калды

ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәровны, Казан шәһәре физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриевне, музыкантлар, кино артистлары Владимир Пресняков, Николай Трубач, Артур Смольяниновны, Россия җыелма командасының элекке уенчысы Егор Титовны нәрсә берләштерә? Башкаланың «Хезмәт резервлары» стадионында булучылар бу сорауга шунда ук: «Футболга мәхәббәт», - дип җавап бирәчәк. Биредә шушы...

Реклама

ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәровны, Казан шәһәре физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриевне, музыкантлар, кино артистлары Владимир Пресняков, Николай Трубач, Артур Смольяниновны, Россия җыелма командасының элекке уенчысы Егор Титовны нәрсә берләштерә? Башкаланың «Хезмәт резервлары» стадионында булучылар бу сорауга шунда ук: «Футболга мәхәббәт», - дип җавап бирәчәк. Биредә шушы көннәрдә генә Россия, БДБ һәм Балтыйк буе илләре хакимият органнары командалары «Дуслык Кубогы» өчен көрәште. Традицион турнирның быелгысы совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган иде. Быел көрәшкә беренче тапкыр «Артист» футбол клубы да кушылды.
Кубокны дәгъвалаган 16 команда арасында безнең ТР Хөкүмәте, Дәүләт Советы, Казан шәһәре мэриясе һәм «Динамо-МВД» командалары да бар иде.
Татарстанлылар бу юлы да сынатмады. Өченче урын өчен көрәштә мэрия командасы Абхазия җыелмасыннан өстен чыкты. Ә хәлиткеч финал матчында составында Әсгать Сәфәров уйнаган «Динамо-МВД» «Артист»ларны 3:1 исәбенә җиңеп, Кубок яулады.
Россия футбол йолдызлары белән калган катнашучылардан тупланган команда арасында узган гала-матч турнирга нокта куйган иң мавыктыргыч шоу булды.
Иң яхшы картингчылар- Казан егетләре
Узган ял көннәрендә Татарстанның иң яхшы яшь картингчылары «Форсаж» үзәгендә җыелды. Биредә, Балаларны халыкара яклау көненә багышлап, ТР Президенты Кубогына ярышлар узды. Картинг үзәгенең бу традицион турнирны инде тугызынчы тапкыр кабул итүе. Быел анда Президент Кубогы өчен республиканың 25 шәһәр һәм районыннан 44 команда көрәште. Шәхси зачетлар да, командалар ярышы да башкала спортчыларының триумфы белән тәмамланды дисәң була.
Командалар зачеты йом­гаклары буенча, призерлар өчлегенә Казанның «Форсаж-5», «Форсаж-1» һәм «Форсаж-3» командалары керде. Шәхси зачетта узышлар исә ике яшь төркемендә (8-12 һәм 12-16 яшьлекләр) уздырылды. Беренче төркемдә Казан егетләре Николай Фролов, Зөфәр Җиһаншин һәм Эдуард Малышевка тиңнәр табылмады. Икенче төркемдә дә казанлылар «гегемониясенә» бары икенче урын алган Саба егете Илнар Галимов кына бераз чик куя алды. Беренче һәм өченче урыннарда - башкала спортчылары Олег Ледяев белән Олег Дрель.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: