Шәһри Казан

«Дзержинец»та – легендар спортчылар десанты

фото: Шамил Абдюшев - Кумирым - капкачы Сергей Бобровский. - Миңа Овечкин белән Малкин бик ошый. - Ә минем Липницкая кебек буласым килә. Совет спорты легендалары десантына ияреп балаларның «Дзержинец» лагерена аяк басуга, юлда беренче очраган малайлар һәм кызларга биргән соравыма әнә шундый җаваплар алдым. Үзләренә кунакка килгән ветеран спортчылар...

фото: Шамил Абдюшев

Реклама

- Кумирым - капкачы Сергей Бобровский.
- Миңа Овечкин белән Малкин бик ошый.
- Ә минем Липницкая кебек буласым килә.
Совет спорты легендалары десантына ияреп балаларның «Дзержинец» лагерена аяк басуга, юлда беренче очраган малайлар һәм кызларга биргән соравыма әнә шундый җаваплар алдым. Үзләренә кунакка килгән ветеран спортчылар хакында исә аларның моңарчы бөтенләй ишетмәүләре ачыкланды. Өченче сменада ял итүче башка балалар белән аралаша торгач, белмәмешләр сафының никадәр зур булуына инанып беттем кебек. Беренче отрядтагы Диана моңарчы яраткан бакча күршесе тетя Валя буларак кына белгән Валентина Никонованы олимпия чемпионы образында күргәч, хәтта берара сүзсез калды.
«Дзержинец»ның бу сменасында ял итүчеләр үзләренә нинди бәхет ишелеп төшкәнен белмиләр иде шул әле бу минутта. Әгәр Казанда бу көннәрдә Фехтование буенча дөнья чемпионы узмаган булса, моның кадәр чемпион бездә җыелыр идеме икән?! «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте ветераны Александр Плюшкин шуннан файдаланып, балаларга бүләк ясарга уйлаган.
Кемнәр генә юк иде «Дзержинец»ка килүчеләр арасында: 3 тапкыр олимпия һәм 9 тапкыр дөнья чемпионы Галина Горохова, 1976 елгы Олимпиадада команда ярышында чемпион булган Казанның мәшһүр рапирачылары Ольга Князева, Наилә Гыйләҗева һәм Валентина Никонова, олимпия чемпионнары Виктор Кровопусков белән Николай Алехин.
- Мондый очрашулар балалар өчен генә түгел, ветеран спортчыларның үзләре өчен дә кирәк. Безгә яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка мәхәббәт уяту белән бергә, үзебезнең әле кирәкле икәнебезне тоеп яшәү бик мөһим, - ди бүген Россия спортчылар берлеге президенты буларак танылган Галина Горохова.
Аларның күбесе өлкән яшьтә булуларына карамастан, тренер сыйфатында яшь спортчылар тәрбияләвен әле дә дәвам итә. Якташларыбыз Наилә Гыйләҗева белән Валентина Никонова әнә шул юлдан киткән. Ә аларның коллегасы 1975 елда дөньяның иң яхшы рапирачысы булып танылган Ольга Князева лаеклы ялга чыгуга, үзен тулысынча оныклар тәрбияләүгә багышлаган. Ул дәвамчыларын үз гаиләсендә тәрбияләргә, 9 яшьлек оныгын фехтование секциясенә бирергә тели.
Соңгы ике елда дөнья чемпионатларында Россия фехтование осталарының команда зачетында җиңеп чыгуы, совет чоры традицияләренең лаеклы дәвам итүе хакында сөйли. Шулай да спорт легендалары элеккеге вакытлардагы кебек фехтованиене халык арасында популярлаштыру җитми, дип саный.
«Дзержинец» лагеренда ял итүче балалар олы кунаклар белән якыннан аралаша торгач, әлеге спорт төре белән тәмам «җенләнерлек» дәрәҗәгә җитте. Сорау арты сорау яудырып кына тордылар, секцияләргә язылырга теләк белдерүче батырлар да табылды.
- Безнең заманда әлеге спортка 13-17 яшьтән генә киләләр иде. Хәзер башка спорт төрләре кебек үк, фехтование дә яшәрә бара. Балаларны бу спортка 8 яшьтән үк бирә башлыйлар, - ди Наилә Гыйләҗева.
- Билгеле, спорт белән шөгыльләнгән һәркемнән чемпион чыкмый. Бу үзмаксат та түгел. Иң мөһиме: организмны чыныктыру, характер формалаштыру. Сәламәтлек - иң зур байлык. Шуны онытмагыз, балалар, - дигән нәсыйхәт бирде ветераннар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: