16+

Егетләр булдырды, чират – кызларда

Казанның «Зенит» командасы, Россия чемпионаты финалында Новосибирск «Локомотив»ын 3:0 исәбе белән җиңеп, чираттагы мәртәбә ил чемпионы исемен яулады.

Егетләр булдырды, чират – кызларда

Казанның «Зенит» командасы, Россия чемпионаты финалында Новосибирск «Локомотив»ын 3:0 исәбе белән җиңеп, чираттагы мәртәбә ил чемпионы исемен яулады.

Россия Суперлигасында әле 11 сезон гына чыгыш ясаучы Казан клубы бары бер тапкыр - 2005/2006 сезонда гына медальләрсез калды. Башка елларда безнең волейболчы егетләрнең пьедесталга менми калганы юк. Шушы вакыт эчендә алар алты тапкыр алтын, 4 тапкыр бронза медаль яулады. Алты чемпионлыкның соңгы бишесе баш тренер Владимир Алекно исеме белән бәйле.
«Зенит» составында алты тапкыр ил чемпионы булган Владислав Бабичев иң титуллы Россия волейболчылары исемлегенә керде. Ә ил беренчелеген 8 тапкыр рәттән медальләр белән тәмамлаган «Зенит» клубы үзе Россия чемпионаты рекордын куйды.
Бу сезонда безнең хатын-кыз волейболчыларыбызның да Россия чемпионатының алтын медальләрен яулау өчен шанслары югары. Быел халыкара аренада уңышлы чыгыш ясап, Чемпионнар лигасын откан кызларыбызга бу уңышын Россия чемпионатында кабатлау өчен тагын бер хәлиткеч адым ясыйсы калды. Казанның һәм Мәскәүнең «Динамо» командалары арасында финал очрашуы 15 майда Калининградта узачак. Уңышлы чыгыш ясый калганда, «Динамо-Казан» соңгы дүрт елда дүртенче тапкыр чемпионлык яулаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading