16+

Эльдар Хәмитов: "Икенче көнне Радикка шалтыратып хәлен белештем..."

“Манзара” спорт-музыкаль премиясе тәмам. Җиңүчеләр билгеле. Быел 100 мең сум һәм батыр исеменә − Эльдар Хәмитов лаек булды. Ул иң текә көрәшчеләр – Раил Нургалиев, Радик Сәлахов, Булат Мусин һәм Ранис Гыйләҗетдиновтан өстен чыкты. 

Эльдар Хәмитов: "Икенче көнне Радикка шалтыратып хәлен белештем..."

“Манзара” спорт-музыкаль премиясе тәмам. Җиңүчеләр билгеле. Быел 100 мең сум һәм батыр исеменә − Эльдар Хәмитов лаек булды. Ул иң текә көрәшчеләр – Раил Нургалиев, Радик Сәлахов, Булат Мусин һәм Ранис Гыйләҗетдиновтан өстен чыкты. 

Яр Чаллы егетенә жирәбәдә “бәхет” елмаеп куйган шул. Көндәшләренең һәрберсе тәҗрибәле, атаклы көрәшчеләр. Һәркем үз кумиры өчен кайгыра. “Була алмый, сөйләшенгән”, − дигән сүзләр дә ишетелде. Эльдар белән көрәшкән ике көндәшенең травма алуы да халык күңелендә шик уятты. Имеш-мимешкә таралырга урын шактый булды. Әмма нишләптер шул вакытта, Эльдарның бүген генә келәмгә басмавы, откан ярышлары, җиңүләре онытылды. Теләгән кеше чебеннән дә фил ясый ала, шуңа күрә бер кат тын алгач, булган хәлләргә ачыклык кертәр өчен Эльдар Хәмитов белән хәбәргә чыктык.
− Эльдар, “Манзара”ны ничек бәялисез? Быел “кэшбэк” системасы да кулланылды. Бу яңалык турында нинди фикердә?
− Быел “Манзара” гадәттәгечә бик матур, югары дәрәҗәдә үтте. Үзгәрешләр булу әйбәт инде, әмма аларга күнегергә кирәк. Җиңеп баручыга шәп, җиңелгәнгә авыр. “Кэшбэк”лар ярышны тизләтә, көрәшкә дә бүтән төсмер өсти. Көндәшлек хисе арта. 

− Ике көндәшегез дә травма алды. Бу турыда нәрсә әйтә аласыз? 
− Көндәшләремә аңлы рәвештә зыян китермәдем. Үземнең дә финалда травма алганым бар. 2018 елда Раил Нургалиев белән көрәштә буыннарга зыян килде. Аннан операция ясаттым. Көрәш вакытында аякны дөрес куймаганны сизмисең бит. 

− Радик көрәштән баш тарткач, “сөйләшкәннәр” дип әйтүчеләр булды. Бу чыннан да шулаймы?
− Бөтен кеше өчен яхшы булып калып булмый. Кемдер без “уйныйбыз” дип уйлый. Радикка уйнау өчен мәгънә юк. Ул Чаллыда яшәгәч, бергә әзерләндек. Мин аның алымнарын өйрәндем, күзәттем. Бәлки, Радик аягын авырттырмаса, мин җиңелер идем. Ә бәлки, җиңәр идем. Бу турыда әйтеп булмый. Ул: “Аягымда басып тора алмыйм, авырта”, – диде. Икенче көнне шалтыратып хәлен белештем. Аягы авыртып тора. Ул үзен җәлли торган кеше түгел. Муса Җәлилгә кадәр (16 февральдә булачак ярыш турында) ярасы төзәлер дип ышанам. Юри эшләмәдем, гафу үтендем.

− Үкенгән кебек әйтәсез...
− Мин травма алуның нәрсә икәнен беләм. Үземнең дә җәрәхәт аласы килми, башкаларга да зыян китерәсе килми. Авырта икән, вакытында туктау хәерле. “Манзара”дан соң бил авыртып тора. Көндәшләрем миннән авыррак иде. Җирәбә белән иң көчле көрәшчеләр эләкте.

− Бу хәлгә ышана аласызмы?
− Хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Бер-бер артлы Раил Нургалиев, Радик Сәлахов, Булат Мусин һәм Ранис Гыйләҗетдинов белән келәмгә чыгарга туры килде. Һәрберсе көчле, тәҗрибәле көрәшчеләр. Сынаулар аша гына җиңүгә ирешеп була. Бу җиңүдә бик күпләрнең өлеше бар. Барысына да рәхмәт!

− Финалда якташыгыз белән очраштыгыз. Ул сездән авыррак та. Көчле якташыгызны финалда оту авыр булдымы?
− Һәр әйләнештә азакка кадәр көрәштем. Финалга килеп җиткәч, гәүдә һәм аяклар арганын аңладым. Ранис белән көрәшкәндә хәл юк иде, диярлек. Шул вакытта аркага яткан өчен кисәтү булмый бит монда дип күңелемә салдым. Көрәш башлангач ук, һөҗүмгә күчтем. Иң мөһиме басып тормаска, эшләргә, дидем. Тик кенә басып торган булсам, Ранис мине күтәреп алыр иде. Көрәш гадел булды. Әйләнеш саен җирәбә булды. Беренче әйләнештә кемнең төшеп каласы килсен? Минекеме, Раилныкымы? 

− Алга таба да ярышлар бар. Аларга нинди планнар?
− Аллаһ боерса, катнашырга. 16 февральдә Муса Җәлил исемендәге ярыш була. Хәзер яраларны рәткә китерәм һәм әзерләнә башлыйм. Авырлыкны 100 килограммга куам. Ярышлар күп, бер-бер артлы киләләр. Уйларга кирәк. Организм корычтан ясалмаган, бәлки берсендә катнашмамын.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading