Шәһри Казан

Элеккеге казанлылар «Динамо-Казан»ны җиңде

Туплы хоккей буенча Россия чемпионатында чыгыш ясаучы «Динамо-Казан» клубы регуляр этапның чираттагы уенын Киров шәһәрендә уздырды. Андрей Стук җитәкләгән Казан командасы җирле «Родина»ны җиңә алмады, исәп - 3:6.

Реклама

Казанлылар бу уенда алты туп керттеләр, әмма шуның яртысы - үзебезнең капкага. Былтыр гына Казанда чыгыш ясаган Сергей Обухов белән Игорь Ларионов быелгы сезонда Киров клубы төсләрен яклый. Тәҗрибәле бу ике уенчы әлеге матчта зур осталык күрсәтеп, элеккеге команда капкасына икесенә өч алка кертте. Обухов 12нче минутта исәпне ачып җибәрсә, Ларионов исә үз исәбенә ике алка язып куйды, ул шулай ук соңгы голны кертеп, әлеге очрашуга нокта куючы да.
Уенның беренче өлешендә бәхет әле бер, әле икенче якка елмаеп торды, хуҗалар исәпне ачканнан соң бер минут үтүгә, казанлылар аны тигезләп тә куйды (казанлылардан беренче булып Артюшин кертте). Ә тагын 4 минуттан Эрикссон «Динамо-Казан»ны алга чыгарды. Әмма «Родина» исәпне тигезләп кенә калмады, тәнәфескә хәтле Казан командасын кабат узып китте.
Икенче өлештә Казан командасы Кировның 3 алкасына бер алка белән генә җавап бирә алды (81 нче минутта Лааконен исәпне 5:3 ясады).
Киләсе уенны «Динамо-Казан» командасы 30 ноябрьдә өйдә уздырачак. Андрей Стук командасы бу көнне «Ракета» стадионында «Уральский трубник» командасын кабул итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: