16+

Евгения Медведева белән Алинә Заһитова яңа ярышка әзерләнәләр. Бу юлы кем җиңәр?

Пандемия аркасында фигуралы шуу буенча ярышларның күбесе үткәрелмәде. Ә спортчылар тик ята алмый, аларга ярышырга, үз көчләрен сынарга кирәк. Шуны күздә тотып, яңа кызыклы турнир игълан иттеләр: Медведева Заһитовага каршы.

Евгения Медведева белән Алинә Заһитова яңа ярышка әзерләнәләр. Бу юлы кем җиңәр?

Пандемия аркасында фигуралы шуу буенча ярышларның күбесе үткәрелмәде. Ә спортчылар тик ята алмый, аларга ярышырга, үз көчләрен сынарга кирәк. Шуны күздә тотып, яңа кызыклы турнир игълан иттеләр: Медведева Заһитовага каршы.

Бу юлы аларны команда капитаннары сыйфатында күрәчәкбез. Команда турнирына старт бүген бирелә. Аны Беренче каналдан карап булачак. Мәскәүнең «Мегаспорт» сараенда өч көн дәвамында спортчылар ике командага бүленеп көч сынаша. Командаларга кайсы спортчылар эләгәсен жирәбә белән ачыклаячаклар. Аннары командалар үзләренә исем уйлап таба. Беренче көнне кызлар белән егетләр арасында сикерү ярышлары узачак. Ярышта кызлардан: Александра Трусова, Анна Щербакова, Елизавета Туктамышева, Камилә Вәлиева; егетләрдән: Михаил Коляда, Андрей Мозалёв, Дмитрий Алиев, Макар Игнатов катнаша. 
Шимбә һәм якшәмбе көнне спортчылар кыска һәм ирекле программа белән чыгыш ясап, жюри аларга ISU системасы буенча бәя бирәчәк, шулай ук тамашачылар мәхәббәте өчен дә ярышачаклар. Анысы өчен тавыш бирү оештырыла.  

Капитаннар Алинә Заһитова белән Евгения Медведеваның да чыгышларын күреп булачак, әмма алар бәяләнмәячәк. 

Беренче канал кубогы өчен ярышта Тиффани Загорски — Джонатан Гурейро, Аннабель Морозова — Андрей Багин, Анастасия Скопцова — Кирилл Алешин, Александра Степанова — Иван Букин, Елизавета Худайбердиева — Егор Базин, Софья Шевченко — Игорь Еременко; Александра Бойкова — Дмитрий Козловский, Анастасия Мишина — Александр Галлямов, Дарья Павлюченко — Денис Ходыкин, Евгения Тарасова — Владимир Морозов;  Дмитрий Алиев, Макар Игнатов, Михаил Коляда, Марк Кондратюк, Андрей Мозалев, Александр Самарин; Камилә Вәлиева, Александра Трусова, Елизавета Туктамышева, Дарья Усачева, Анна Щербакова, Майя Хромых катнаша.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading