16+

Фантастик серия тәмам. Рәхмәт, егетләр!

Гаҗәеп матч! Гаҗәеп серия! Мөмкин булган җиде очрашуның җиде уены да уйналды! Үз мәйданнарында даими оттырулар! Лидерларга әверелгән 19-20-21 яшьлек "Ак Барс" уенчылар! Кыскасы, фантастик серия!

Фантастик серия тәмам. Рәхмәт, егетләр!

Гаҗәеп матч! Гаҗәеп серия! Мөмкин булган җиде очрашуның җиде уены да уйналды! Үз мәйданнарында даими оттырулар! Лидерларга әверелгән 19-20-21 яшьлек "Ак Барс" уенчылар! Кыскасы, фантастик серия!

Гаҗәеп матч! Гаҗәеп серия! Мөмкин булган җиде очрашуның җиде уены да уйналды! Үз мәйданнарында даими оттырулар! Лидерларга әверелгән 19-20-21 яшьлек "Ак Барс" уенчылар! Кыскасы, фантастик серия!

"Ак Барс" - "Авангард" сериясе тәмам. Турнир таблицасында югарырак урнашу сәбәпле, беренче өйдә уйнау мөмкинлегенә "Ак Барс" ия булды. Кызганыч, әлеге өстенлектән файдалана алмыйча, икесендә дә оттыргач, күпләрнең инде кәефе дә төшәргә өлгерде. Ләкин... Ләкин Балашихада узган ике җавап уенында безнекеләр характер күрсәттеләр һәм шулай ук икесендә дә җиңү яуладылар. Аннан тагын берәр - мәйдан хуҗаларының үз мәйданнарында - шундый ук җиңелүләре. Дөрес, бу очракта өстенлек барыбер Казан командасы ягында булды. Чөнки "Авангард" - Омск шәһәре командасы. Әмма алар, үз ареналары төзекләндерүгә дучар ителгәнлектән, сезонны Балашихада уйнарга мәҗбүр булдылар. Әлбәттә, Омск шәһәрендә Омск командасы өчен җан ату көчлерәк булыр иде.

Һәм менә хәлиткеч җиденче уен. Алдагы матчларның тәртибе буенча "Авангард" фаворит булып каралырга тиеш иде. Үзләрен хуҗаларча тотып, алар исәпне дә ачуга иреште. Казанлылар тиз генә җавап алкасы кертә алды. Җиденче матч, хәлләр беткән булырга тиеш кебек, әмма бу матч бөтенләй кире сценарий - космик тизлекләрдә узды. Кунаклар тагын бер тапкыр гол кертсә, казанлылар аларга тагын ике алка белән җавап бирде.

Шунысы да бар, "Ак Барс" составында яшь уенчылар, 19-20-21 яшьлек Воронков, Сафонов, Галимовлар лидерлыкны үз кулларына алдылар. Баш тренер Дмитрий Квартальновның яшьләр белән эшләргә яратуын беләбез, Доус, Зарипов кебек монстрларны запас уенчылар арасына күчереп утырту өчен зур батырлык кирәк. Яшьләр исә ышанычны акладылар, афәрин!

Кызганыч, өченче период янә "Авангард" керткән алкадан башланып китте. Исәп тигез - 3:3. Шуннан соң да тынычланмады командалар. Ләкин очрашуның төп вакыты да шул ук исәп белән тәмамланды. Ә аннан соң - овер-тайм... Анысында исә уңыш янә "Авангард"ка елмайды. Һәм алар Гагарин Кубогының финалына чыкты...

Кыскасы, фантастик уен, фантастик серия!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading