«Бүген Казанда 38 боз сарае эшли. Шуларның берсендә дә шорт-трек секциясе юк». - Казанның Олимпия резервы училищесы хезмәткәрләре белән аралашу вакытында әнә шундый кызык та, кызганыч та мәгълүмат алдык.
Эзләнә торгач, Татарстанда шорт-трек федерациясе барлыгы ачыкланды. Федерация президенты ярдәмчесе Кирилл Козлов та шушындый ук проблеманы ачты. Ул моңарчы республикада тимераякта узышу спортының кыска дистанцияләрдәге бу төренең энтузиастлар тырышлыгы белән генә яшәп килүен яшермәде. Аның башында тимераякта узышу спорты һәм шорт-трек буенча спорт мастеры Денис Беляков тора.
Тренер Беляков башлангычы белән төзелгән төркем җәйгә кадәр башкаланың «Ак Бүре» комплексында, шулай ук ачык һавадагы «Хезмәт резервлары» стадионында шөгыльләнә. Шорт-трекның бүген Казаннан читтә ике секциясе бар икән. Берсе - Азнакайда, икенчесе - Байлар Сабасында. Тик аларны да тулы куәткә эшли дип булмый. Азнакайда ул тренерларның фидакарьлеге белән генә яши алса, Байлар Сабасында аны көчле матди-техник базасы яшәтә. Тик анда да бүген тренерлар кытлыгы бик зур проблемага әйләнгән. «Без бу проблемаларны елдан-ел күтәреп киләбез инде. Казанда махсус секцияләр ачу кирәклеген дә гел әйтәбез. Олимпиададан соң, әлеге спорт төренең гаять популярлашуы республикада да уңай үзгәрешләргә юл ачар дип өметләнәбез», - ди Кирилл Козлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар