16+

«Феррари»да – юллар ярып

«Рубин» Төркиядә җыеннарын төгәлли

«Феррари»да – юллар ярып

«Рубин» Төркиядә җыеннарын төгәлли


Кышкы салкыннардан качып (кыска ыштан киеп туп артыннан йөгерүчеләр өчен быелгы кыш та суык!) Төркиядә җыеннар уздыручы «Рубин» футболчылары иптәшләрчә җиде уенның икесендә оттырды. Моңа кадәр Даниянең «Оденсе» клубы белән уенда абынган булсак (0:1), соңгысында Казахстан чемпионатының көмеш медале иясе «Кайрат»ка теш үтмәде – 2:3.

Көндәш түгел
һәм... көндәш
«Дөресен әйтик: төрле дәрәҗәдәге ике команда очрашты. Шуңа да осталыкны тулысынча күрсәтеп тә булмады», – иптәшләрчә уенда Белоруссия­нең «Славия-Мозырь» командасын тар-мар иткәннән соң (5:0), «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий шулай дип белдергән иде. Өч көн узу белән, «Кайрат» каршында сынау тоттык һәм башкача сайрарга туры килде.
– Мөгаен, җыеннарда оч­рашкан командаларның монысы иң югары осталыкка иядер, – дип мактады «Кайрат»ны Слуцкий. – Аеруча беренче таймда мондый каршылыкка әзер түгел идек.
Остаз белән килешергә була – көндәшләр беренче таймда ук «Рубин» капкасына җавапсыз 3 туп кертә алды. «Рубин» икенче таймда гына «уянды», әмма исәпне барыбер тигезли алмады.
– Күптән мондый көндәш белән уйнаган юк иде. «Феррари» автомобилендә юлсызлыктан хәрәкәт иткән кебек хәлдә идек. Ә бу, чамалыйсыздыр, тиешле араны узу өчен бик үк уңайлы ысул түгел. Тәнәфестә җитди сөйләшү булды һәм барысы да үзгәрде. Уенның сыйфаты да, нәтиҗәлелек тә.

Яңа тарих язабыз
22 февральдә «Рубин» Молдавиянең «Шериф» командасы белән очраша һәм Төркиядәге җыеннарына нокта куячак. Шулай итеп, уен тәмам һәм чын уеннар башлана, дияргә дә була. 1 мартта «Рубин» инде Россия чемпионаты кысаларында «Тамбов» командасы белән очрашачак. Бу Леонид Слуцкий өчен «Рубин»да беренче рәсми матч һәм клуб өчен яңа тарихның башы булачак.
Уены ничек булыр, әмма состав ягыннан яз башында без бөтенләй башка «Рубин»ны күрәчәкбез. Чөнки команда сизелерлек үзгәрде – Леонид Слуцкий килү белән, клуб 8 яңа уенчы белән килешү төзеде. Һәм алар барысы да Россия премьер-лигасында рәсми теркәлү узды инде.

Серле уенчы
«Рубин»ның яңартылган составыннан ни көтәргә дә белмәссең. Чөнки күпчелек уенчылар – яшьләр. Шулай да танылып килүче яшьләр. Әйтик, Денис Макаров Казанга килгәнче «Нефтехимик» составында уйнап, ФНЛда иң яхшы бомбардирлар өчлегендә,  Илья Самошников та ФНЛда яхшы уен күрсәтте, премьер-лигага омтылучы «Торпедо»ның иң яхшы уенчыларыннан саналды. Иван Игнатьевның инде «Краснодар» составында премьер-лигада чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Ә Леонид Слуцкийның яшь уенчылардан команда туплый белү осталыгы барлыгын беләбез.
Шулай да игътибарны балкып килүче йолдызлар түгел, Дмитрий Тарасов җәлеп итә. Заманында Россия җыелма командасында уйнап алган, әле кайчан гына «Локомотив»та әйдәп баручы футболчы саналган, ә футболдан ераграк торганнар өчен инстаграм «йолдызы» Ольга Бузова белән никахта булып алган кеше ул Дмитрий. Тәҗрибәле уенчы, әмма имгәнүләрдән яңарак гына сихәтләнеп килә.
– Имгәнү сәбәпле, карьерамда анык булмаган әйберләр дә бар иде. Зур спортка әйләнеп кайту мөмкинлеге туды. Шул мөмкинлекне тудырган, миңа ышанган өчен «Рубин» клубына рәхмәтлемен, – диде сезон азагына кадәр килешү төзегән Дмитрий Тарасов. –  Төп составка эләгү һәм командага файда китерү өчен тырышачакмын. Тренер белән сөйләшү булды. Ниләр сөйләшүебез сер булып калсын.
...Сер пәрдәсе күтәрелергә күп калмады – тиздән чемпионат җанлана. Ә анда бар булган осталыкны, сөйләшүләрне эштә күрсәтергә туры килер. «Рубин» премьер-лигада «прописка»сын саклап калу өчен көрәшәчәк.


*
«Рубин»ның яңа уенчылары
Илья Самошников – сакчы-ярымсакчы, 22 яшь, Россия
Денис Макаров – ярымсакчы, 21 яшь, Россия
Иван Игнатьев – һөҗүмче, 21 яшь, Россия
Солтмурад Бакаев – ярымсакчы, 20 яшь, Россия
Дарко Йевтич – ярымсакчы, 26 яшь, Швейцария
Оливер Абильдгор – ярымсакчы, 23 яшь, Дания
Пабло Сантос – сакчы, 27 яшь, Бразилия
Дмитрий Тарасов – ярымсакчы, 32 яшь, Россия.


*
«Рубин»ның март аендагы уеннары
1 март – «Тамбов» (кунакта)
8 март – «Крылья Советов» (Казанда)
14 март – Арсенал (кунакта)
21 март – «Урал» (кунакта).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading