Шәһри Казан

Фигуристлар хәрби билет алды

Танылган фигуристлар Дмитрий Соловьев белән Руслан Җиһаншин шушы көннәрдә спорт ротасындагы хәрби хезмәтләрен тәмамлады. Мәскәүнең үзәк армия клубы спортчылары, билгеле инде, армия хезмәтен даими нигездә үтмәде.

Реклама

Фигуристларга боз биюләрендә партнерлары белән сезонның мөһим стартларында катнашырга кирәк иде бит. Дмитрий Соловьев, мәсәлән, Екатерина Боброва белән берлектә, Сочи Олимпиадасында команда турнирында алтын медаль яулады. Руслан Җиһаншин-Виктория Синицина парының исә бу уеннарда дебют чыгышы булды. Армиядә саналу чорында җыеннарда алган күнекмәләрне спортчылар үзләре өчен зур мәктәп булды дип саный. «Монда алган тәҗрибә дисциплинаны көчәйтергә, характерны ныгытырга, спорттагы нәтиҗәләрне күтәрергә булышты», - ди Дмитрий Соловьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: