16+

«Формула-1» «Ефәк юлы»ннан мөһимрәк

Быел «Ефәк юлы» халыкара раллие узмаячак. Ярышларның рәсми сайты бу көннәрдә шундый хәбәр таратты.

«Формула-1» «Ефәк юлы»ннан мөһимрәк

Быел «Ефәк юлы» халыкара раллие узмаячак. Ярышларның рәсми сайты бу көннәрдә шундый хәбәр таратты.

Иң мәртәбәле «Дакар» ралли-марафонының репетициясе саналган «Ефәк юлы» 2009 елдан бирле уздырыла һәм ул Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан территорияләреннән уза. Аның быелгысы Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан 4 июльдә старт алып, 12 июльдә Әстерханда тәмамланырга тиеш иде.
Проектның авторы Семен Якубов аңлатуынча, моның җитди сәбәбе бар. «Россия Сочида иң югары дәрәҗәдә Олимпия уеннары уздыруга зур көч куйды. Берничә айдан Сочида автоспортка кагылышлы мөһим стратегик проект - «Формула-1» узышлары үтәчәк. Шуңа күрә, «Ефәк юлы»ның оештыру комитеты раллины икенче елга күчерергә булды», - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading