Шәһри Казан

Футбол дөньясында шаккатарлык 9 факт

Футбол. Шушы бер сүздә күпме шатлык һәм кайгы бар бит. Ул миллионлаган кешенең тормышында зур урын алып тора. Мондый олы гаиләдә кызыклы вакыйгалар бик күп була. Менә шуларның иң-иңнәрен генә сайлап алдым.

1. Кайсы капкачы 100­дән артык керткән голлары белән танылган?
Аның исеме Рожерио Муке Сени - 2002 елда Бразилиянең җыелма командасы сос­тавында катнашып, дөнья чемпионы исеменә лаек була. Ул 1992-2015 елларда «Сан-Паулу» клубының «капкаларын саклаган». Рәсми рәвештә иң күп гол кертә алган капкачы дип санала. Аның исәбендә - 132 гол.

2. Кайсы судья үз-үзен уеннан куып чыгарган?
Арбитр Энди Вэйн уенның 63нче минутында, үзенә кызыл карточка күрсәтеп, футбол кырыннан чыгып китә.
Әлеге футбол тарихы өчен уникаль очрак алдагы тәртиптәге вакыйгалар буенча башкарылган. 63нче минутта «Ройял Мэйл» клубы «Питерборо» командасының Ричард Макгаффи исемле голкиперының капкасына гол кертәләр, һәм исәп 2:1гә үзгәрә. Әмма Макгаффи, бу гол кагыйдәләрне бозып кертелгән дип уйлап, судьяга тәнкыйть белән кычкыра башлаган.
Вейн йөгереп килеп әшәке сүзләр әйтеп тынычланырга кушкан. Алга таба, үзенең ялгышын аңлап, арбитр кызыл карточка чыгара, ләкин аны капкачыга түгел, ә үзенә күрсәтә, шуннан соң уенга нокта куеп, футбол кырыннан чыгып китә.

3. Нинди клуб 149:0 исәбе белән җиңә алган?
Мадагаскардагы футбол чемпионатының «Адема» - «Олимпика» командаларының уены ышанмаслык исәп белән бетә.
Кунакта уйнаган «Олимпика», судьяның карары белән ризалашмыйча, үзләренең капкаларына кертә башлыйлар. 149 гол кертергә өлгергәннәр!

4. Кайсы судья бер матчта 2 гол кертә?
Шундый да вакыйгалар була бит! Беренче очракта аның аягына тиеп капка эченә кереп утыра, ә икенчесендә башына тия. Арбитрның бәхете бар икән, ул ике командага да гол кертә, шуңа күрә аны әллә ни ачуланмыйлар. Әле җитмәсә, уенда «дуслык җиңә».

5. Футбол тарихында иң озакка сузылган уен - 36 сәгать дәвам иткән.
Бу матч 2009 елның 11-12 апрельләрендә Англия­дә узган. Монда «Лидс Беджерс» һәм Бристольск футбол академиясенең җыелма командалары катнашкан.

Реклама

6. Нинди матчта 540 гол кертелгән?
Бишенче бүлектә язылган футбол матчында 540 гол керткәннәр! Ә матч үзе 255-285 исәбе белән бетә.

7. Кем бер матч вакытында 75 гол кертә алган?
Шул ук уен вакытында Адам Макфи, Лидс Беджерс өчен уйный торган футболчы 75 гол кертә.

8. Кем бер матч вакытында үзенең капкасына 3 гол керткән?
Белгия футболчысы Стэн ван ден Байс 1995-96 сезонының «Жерминаль Экерен» һәм «Андерлехт» матчында үз-үзенә 3 гол кертә. Бу рекордны беркем дә уза алмады әле. «Андерлехт» 3:2 исәбе белән мөстәкыйль рәвештә бер гол да кертә алмыйча җиңә.

9. Нинди матчта 36 уенчыны арбитр футбол кырыннан куып чыгара?
Парагвай иленең юниор лигасының «Тениенте Фарина» - «Либертад» клублары матчында арбитр, сугышкан өчен, ике команданың да 36 уенчысын футбол кырыннан куып чыгара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: