16+

Футбол җәнҗаллары

Хәтерсез һәм намуссыз «Зенит» җанатарлары Грозныйның «Терек» клубы Россиянең барлык футбол оешмаларына «Зенит» белән «Терек» командалары уены вакытында Чечен Республикасы флагын яндыру белән бәйле җәнҗалны тикшерергә мөрәҗәгать итте. Санкт-Петербургта 14 сентябрьдә булган әлеге күңелсез хәлдән соң «терек»лылар «Зенит»ның гафу үтенүен көтә. Бу хакта клуб президенты М.Даутов белдерде. «Зенит» җанатарлары футболга...

Футбол җәнҗаллары

Хәтерсез һәм намуссыз «Зенит» җанатарлары Грозныйның «Терек» клубы Россиянең барлык футбол оешмаларына «Зенит» белән «Терек» командалары уены вакытында Чечен Республикасы флагын яндыру белән бәйле җәнҗалны тикшерергә мөрәҗәгать итте. Санкт-Петербургта 14 сентябрьдә булган әлеге күңелсез хәлдән соң «терек»лылар «Зенит»ның гафу үтенүен көтә. Бу хакта клуб президенты М.Даутов белдерде. «Зенит» җанатарлары футболга...

Хәтерсез һәм намуссыз «Зенит» җанатарлары
Грозныйның «Терек» клубы Россиянең барлык футбол оешмаларына «Зенит» белән «Терек» командалары уены вакытында Чечен Республикасы флагын яндыру белән бәйле җәнҗалны тикшерергә мөрәҗәгать итте. Санкт-Петербургта 14 сентябрьдә булган әлеге күңелсез хәлдән соң «терек»лылар «Зенит»ның гафу үтенүен көтә. Бу хакта клуб президенты М.Даутов белдерде.
«Зенит» җанатарлары футболга кагылышсыз төрле күңелсез хәлләр китереп чыгарып, күптән инде үзләренең абруйларын төшерделәр. Алар белән кайвакыт хәтта Питер командасының уенчылары да мөнәсәбәтләрен ачыкларга мәҗбүр, - ди М.Даутов. - Җанатарларның мондый кыланмышлары алар өчен тормышта да, спортта да бернинди изге нәрсә - намус та, хәтер дә булмавын ассызыклый. Алар легендар футболчы Лев Яшин һәйкәлен җимерделәр, хәзер Чечен Республикасының дәүләт билгесен мәсхәрәләделәр.
Алар хәтта үзләренең тарихын да белми. Ленинград блокадасы вакытында 200гә якын чечен шәһәрне фашистлардан саклаган, батырлыклары Санкт-Петербургтагы Хәтер аллеясында мемориаль такта белән мәңгеләштерелгән. Җанатарларның башбаштаклыгы аркасында безнең «Зенит» клубы белән булган яхшы мөнәсәбәтләр үзгәрмәячәк, әмма клуб алар өчен җавап бирергә тиеш», - дип ассызыклады «Терек» президенты.
Россиянең футбол буенча премьер-лигасының куркынычсызлык хезмәте директоры А.Мейтин белдергәнчә, Чечен Республикасы флагын яндырырга маташкан ике кеше кулга алынган.
«Спартак» җанатарлары да калышмый
Узган атнада Түбән Новгородта җирле «Волга» белән Мәскәүнең «Спартак» командалары уенында полиция хезмәткәрләре 35 тәртип бозучыны тоткарлаган. Яраткан командалары өчен «җан атарга» Мәскәүдән 6000 мәскәүле килгән. Полиция хезмәткәрләре һәркемне уенга тикшереп-карап кертсә дә, уен барышында «спартак»лылар тарафыннан 11 пиротехника яндырылу, тәртип бозу, исерек килеш җәмәгать урынында булу очраклары теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading