16+

Футболчыларны поездга алмаштырырга?!

Коми Республикасы активистлары «Локомотив» клубына алынган кыйммәтле футболчыларны поездга алмаштырырга тәкъдим итә. Халыкны бу адымга кызык эзләү түгел, чарасызлык этәрә. Чемпионат.ком хәбәрләренә караганда, Сосногорскида яшәүче Екатерина Соколова шушы хакта Россия Президенты Владимир Путин исеменә хат язган, хәзер ул теләктәшлек белдерүчеләрдән имзалар җыю белән мәшгуль. Хатта Сыктывкар (Коми башкаласы) белән Мәскәүне...

«Без, түбәндә кул куючы Коми халкы, дәүләт компаниясе булган «Россия тимер юллары»ның үзенең төп функциясе белән бәйле булмаган корпоратив ихтыяҗларына зур акчалар тотуына, шул ук вакытта пассажир поездларын акча юк дип гамәлдән чыгаруга каршылык белдерәбез. Владимир Якунин футбол йолдызларыннан коллекция туплаган бер вакытта тулы бер төбәк транспорт элемтәсез кала», - диелгән юллар бар хатта.
Билгеле булганча, уенчыларын «пачкалап» сата башлаган «Анжи»дан «Локомотив» күптән түгел генә 15 млн еврога Мубарак Буссуфа белән 14,5 млн еврога Лассана Диарраны сатып алган иде.
Путинга әзерләгән хатта «Россия тимер юллары»ның структур бүлекчәсе булган «Федераль пассажир компаниясе»нең көн саен йөрүче Сыктывкар - Мәскәү поездын быел 7 сентябрьдән гамәлдән чыгарырга карар итүе искәртелә. Хәзер бу поезд Коми башкаласы белән Россия мәркәзе арасында 3 көнгә бер тапкыр гына йөриячәк. «Владимир Владимирович, Сез ил халкы өчен гаделлек гаранты булып саналасыз, шушы хатта язганнардан чыгып, «Россия тимер юллары» җитәкчелеген кыйммәтле футболчыларын бер генә «Сыктывкар - Коми» поездына булса да алмаштырырга мәҗбүр итегезче» дигән гозер язылган.
Хат авторы Екатерина Соколова фикеренчә, «Россия тимер юллары» җитәкчелегенең үзенә турыдан-туры язу файдасыз. Поезд рейсларын киметүгә аңлатма сорап юллаган барлык мөрәҗәгатьләргә акча юк дигән җавап алынган. «Аның каравы футболчылар сатып алырга табалар. Президентка гына соңгы ышаныч калды, ди ул. Бүген Коминың барлык муниципалитетларында хатка теләктәшлек белдерүчеләрдән имзалар җыю дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading