16+

Футболны башлыйбыз. Ташламабызмы?

Чемпионат җанлану турында карарны гына көткәндәй, бер-бер артлы футболчылар коронавирус белән чирли башлады. Иң беренче булып “Локомотив” командасы футболчысы, 35 яшьлек Джефферсон Фарфанның коронавирус йоктыруы билгеле булды. Аннан  чират “Рубин”га җитте – үз өендә Владикавказда вакытта сакчы Константин Плиевта да коронавирус ачыкланган.

Футболны башлыйбыз. Ташламабызмы?

Чемпионат җанлану турында карарны гына көткәндәй, бер-бер артлы футболчылар коронавирус белән чирли башлады. Иң беренче булып “Локомотив” командасы футболчысы, 35 яшьлек Джефферсон Фарфанның коронавирус йоктыруы билгеле булды. Аннан  чират “Рубин”га җитте – үз өендә Владикавказда вакытта сакчы Константин Плиевта да коронавирус ачыкланган.

21 июньдә кабат старт бирелә. Россия футбол берлеге ил чемпионатын уйнап төгәлләргә кирәк дигән карар кабул итте. Соңгы тур – 22 июльдә, Россия кубогы финалы 25 июльдә узачак.

Үзгә формат
Бер ай эчендә 8 матч уздыру – чемпионат тарихында булмаган хәл. Ләкин шунсыз ярамый – УЕФА куйган срокка кадәр чемпионатка нокта куеп өлгерү шарт. Шуны истә тотып булса кирәк, командаларга бер уенда 5 футболчыны алмаштыру рөхсәт ителәчәк. Монысы да чемпионат өчен ят әйбер. Үзгәлекләр болар белән генә дә бетми әле: барлык уеннар да тамашачылардан башка гына узачак, футболчылар бер-берсеннән ераграк торсын өчен стадионга да төркемнәргә бүлеп берничә автобуста алып киләчәкләр, имеш. Перчатка, битлек ише саклану чараларын әйткән дә юк инде. Хак булса, уен азагыннан соң тренерлар матбугат вәкилләре соравына да онлайн рәвештә генә җавап бирәчәк, ди. 

Ә ул арада “Ак Барс Арена” стадионының “Рубин”ның үз кырындагы уеннарын кабул итәргә әзер булуы хәбәр ителде. Кызык, тамашачыларсыз узарлык булгач, уеннарны анда күчерерләр микән? 

“Нефтехимик” ачулы
Премьер-лигада чемпионатны дәвам итәргә булсалар да, ФНЛда сезон уйнап бетерелми генә туктатылды. Шул рәвешле беренче ике урынга урнашкан командалар – “Ротор” белән “Химки” премьер-лигада катнашу хокукын яулады. Ә премьер-лигада 15-16нчы урындагы командалар ФНЛга төшеп калачак.

ФНЛда сезонны вакытыннан алда төгәлләү кайбер командаларның ачуын кабарткан. Андыйлар арасында 3-4нче баскычта урнашкан “Чертаново” белән “Торпедо” гына түгел, бишенче урындагы Түбән Каманың “Нефтехимик” клубы да бар. Шулай булмый ни, ФНЛда 3-4нче урыннар күчеш турниры аша премьер-лигага чыгу мөмкинлеге бирә иде бит. Ә “Нефтехимик” югарыга күтәрелү максаты булуын яшерми. ФНЛда сезон вакытыннан алда төгәлләгәнгә күрә быел күчеш турнирыннан баш тартырга булдылар. Кызганыч, билгеле. Әмма ФНЛда уйналмый калган 11 уен турнир таблицасына зур үзгәреш керткән булыр иде.   

Бер, ике... алты
Чемпионат җанлану турында карарны гына көткәндәй, бер-бер артлы футболчылар коронавирус белән чирли башлады. Иң беренче булып “Локомотив” командасы футболчысы, 35 яшьлек Джефферсон Фарфанның коронавирус йоктыруы билгеле булды. Аннан  чират “Рубин”га җитте – үз өендә Владикавказда вакытта сакчы Константин Плиевта да коронавирус ачыкланган. “Үз күзләрем белән күргәнче бу авыруга ышанмый идем”, – дигән футболчы. Алга таба “Динамо”ның – өч, “Краснодар”ның бер футболчысы авыруы хәбәр ителде. Эшләр болайга китсә, уеннар башланырга да өлгермәгән килеш, ярты юлда ташларга ук туры килмәгәе.

...Ә ул арада “Рубин”ның чит ил уенчылары – Дарко Йевтич, Филип Уремович, Карл Старфельт, Пабло Сантос, Оливер Абильдгор, Сильвие Бегич Казанга әйләнеп кайтты һәм мәҗбүри ике атналык карантинга урнаштырылды. Якын арада аларга грузин футболчылары Хвича Кварацхелия белән Зурико Давиташвили да кушыла.   

Иң бәхетлесе
Коронавирус сәбәпле чемпионатның туктап торуы “Рубин” футболчысы Дмитрий Тарасов файдасына булды. Исегездә булса, футболчы күнегүләр вакытында аягын сындырган һәм әле бер уенга да чыкканы юк иде. Үзизоляция вакытында аягына да басты, инде күнегүләр дә уздыра башлады.

– Футбол – авыр спорт төре. 5 яшьтән шөгыльләнәм, шул вакыт эчендә 12 операция кичердем. Шуңа да футболчыларның акчасын күпсенмәгез, – дигән бу уңайдан Тарасов.
 
Палыч урынына – Николич
Россия премьер-лигасында сезон җанланудан соң мөһимлеге ягыннан икенче урында торган яңалык “Локомотив” футбол клубы җитәкчелегенең 73 яшьлек остаз Юрий Семин белән килешүне озайтмавы булды. Команданың яңа баш тренеры – Сербия белгече, 40 яшьлек Марко Николич.  Ачуыннан Юрий Палыч “Локомотив”ның мактаулы баш тренеры исемен дә кабул итмәгән.

Семин “Локомотив”та 23 ел эшләде. Ул идарә иткәндә “Локомотив” иң зур җиңүләрен яулады – өч тапкыр ил чемпионы булды, 6 Кубок, 3 Суперкубок отты. Бу сезонда да команда 2нче урында бара иде. Нәрсә ярамаган?

– Гаҗәпләндем. Футболны онытып, башка көчләрнең тәэсире булды бугай. Әлегә эштән туктарга җыенмыйм, – дигән Юрий Семин. 

...Әле уеннар башланмады, шулай да кызык. Диваннарыгызга җайлабрак утырыгыз, чемпионат азагы гаҗәп кызык булырга охшап тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading